Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2019, 13:51

Авариягә юлыкмас һәм өйгә исән-имин кайтып җитәр өчен ниләр белергә кирәк?

Машина йөртүчеләр бу хакта яхшы белсә дә, көн саен әле тегендә, әле монда юлларда өлкәннәр һәм балалар һәлак була

Кышкы юл – машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен чын-чыннан сынау. Республика юлларында көн саен кешеләр имгәнә һәм һәлак була.

Республика ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, былтыр 4383 юл-транспорт вакыйгасы (көненә уртача 12шәр!) теркәлгән, аларда 5494 кеше имгәнгән һәм 549ы һәлак булган.

Статистика буенча, һәр өченче корбан – җәяүле.


Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юлларда булган хәлләрне шулай тасвирлады:

– Республика юлларында коточкыч күренеш күзәтелә. Чөнки кешеләр «оча», алар үз-үзләрен үтерә.

Һәр елны илдә Рәсәй Чечня һәм Әфганстандагы канлы бәрелешләрдә югалткан кадәр кеше үлә. Юлларда тизлекне арттыру сугыштан да яманрак нәтиҗәләргә китерә.

Һәлак булганнарның күпмесе нәкъ аларга берни дә булмаячак, чөнки алар машинага яхшы идарә итә һәм юлны белә, дип уйлады микән? Безнеңчә, барысы да.

Ә бит өйгә балаларыгыз янына исән-сау кайтып җитәр өчен сезгә яхшы таныш булган нибары биш кагыйдәне үтәргә кирәк.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска. Бездә тиз хәрәкәт итүне күздә тоткан автобаннар юк, иң зур тизлек күпме булырга тиешлеген хәтерлисезме? Сәгатенә 90 чакрым. Сез бит моны болай да беләсез! «Узу тыела» дигән билге тора икән, димәк, алда хәвефле участок, тиз бармаска, дистанцияне сакларга кирәк. Маневрларны акрын гына, башка водительләрне алдан «борылыш сигналлары» белән кисәтеп ясау зарур. Кинәт алга чыгу күрше водительне уңайсыз хәлгә куярга мөмкин.

– Руль артына эчеп утырмаска. Хәтта бер шешә сыра эчкәннән соң да. Ярты шешәдән соң да. Бер рюмка аракыдан соң да. Әлбәттә, сез исерек түгел, беркем дә бәхәсләшми. Ләкин юл юл бит ул, нидер була калса, сезне гаепләячәкләр. Чөнки сездән аракы исе килә.

Бераз куркыныч статистика. Былтыр гына Башкорстанда исерек водительләр гаебе белән 103 кеше һәлак булган һәм 509 кеше җәрәхәтләнгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 18 меңнән артык исерек водительне тоткарлаган, шуларның 2210ы эчкән килеш икенче яисә аннан да күбрәк тапкыр тотылган.

– Ерак юлга чыгар алдыннан тиешенчә ял итәргә. Пассажирлар йоклый яисә тәрәзәгә карап бара ала. Ә сезгә игътибар белән алга карап берничә сәгать барырга һәм һәр автомобильне, һәр җәяүлене, һәр борылышны һәм асфальттагы чокырны исәпкә алырга туры киләчәк.

– Машинагызны карап тотарга. Бу гади эш – һәрвакыт вакытында техник тикшерү үтү һәм, нәрсәдер «шаулый» башласа, аның бөтенләй ватылып чыкканын көтмичә, автомобильне автосервиска кертү. Тормозлар торышын карап тору – гадәттән тыш хәл була калса, аларның төзеклеге (һәм сезнең тиз эш итүегез, әлбәттә) гомерләрне коткарачак.

– Бөтенләй юлга чыкмаска. Гыйнвар-февраль – иң хәвефле айлар, һава торышын күзаллап булмый. Көн саен диярлек кар бураны, давыл булачагы турында кисәтәләр. Мондый көнне яхшы хуҗа этен дә өеннән чыгармас, ә монда – ерак юл. Һава торышы начар булганда аеруча таулы юлга – мәсәлән, Уфа–Белорет трассасына чыгарга куркыныч. Ел саен кышын «тещин язык» тирәсендә әллә ничә чакрымга сузылган бөкеләр хасил була. Икенче төрле юл сайларга да мөмкин бит. Әйтик, теләгән урынга поезд яисә автобус белән барырга була.


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җыелган штрафлар юл ремонтлауга юнәлтеләчәк

Шушы елдан көченә кергән законга ярашлы, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, ә бу елына 1,6 миллиард сум, республиканың юлларны ремонтлау һәм төзү өчен Юл фондына кертеләчәк. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары шундый карар кабул иткән. Шул рәвешле, быел федераль субсидияләрне исәпкә алмыйча, фонд күләме 17,2 миллиард сум булыр, дип көтелә.


Бу – мөһим

Ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру өчен бердәм телефон номеры – 112.
  • 2018 елда 4383 юл-транспорт вакыйгасы булган

  • 549 кеше һәлак булган, шуларның 21е – бала
  • 5494 кеше имгәнгән, шуларның 470е – бала

  • Башкортстанда иң хәвефле юллар кайда?

    Аварияләр машиналар күп йөргән урыннарда ешрак теркәлә. Бу Уфа–Ырынбур һәм М5 Урал «Самара–Уфа–Чиләбе» трассалары.

    Сибай, Октябрьский шәһәрләрендә, Мишкә, Караидел, Федоровка, Балакатай, Мәләвез һәм Илеш районнарында үлемечле аварияләр саны арткан. Ел эчендә балалар зыян күргән авария очраклары Уфада, Учалыда, Әлшәй һәм Архангель районнарында арткан.

    Былтыр водительләр гаебе белән 21 бала һәлак булган һәм 470е имгәнгән.


    Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы экспертлары шундый киңәш бирә: бөтен чараларны да кулланганнан соң да аварияне булдырмый калып булмаса, хәрәкәт иткән машинадан сикермәгез, ә каршыга килгән машина белән йөзгә-йөз бәрелешүдән качып котылырга тырышыгыз. Аңа бәрелгәнче, чокырга төшү, коймага, куаклыкларга, хәтта агачка бәрелеп туктау хәерлерәк. Машинаның кырые белән бәрелеп китүе капма-каршы бәрелүдән хәвефсезрәк.

    Бәрелер алдыннан аякларыгызны идәнгә ныклап терәгез, башыгызны алга кулларыгыз арасына иегез, рульгә яисә алдагы панельгә терәлегез. Артта утырган пассажир башын куллары белән тотып, бер якка аварга тиеш. Кырыйда бала булса, аны нык кына кысарга, үзеңнең гәүдәң белән капларга һәм, шулай ук, бер якка аварга кирәк.

    Бик мөһим кагыйдә! Аерым очракларда гына авариядә зыян күрүчеләрне машинадан үзаллы чыгарырга ярый: машинадан бензин исе нык килсә, салонда төтен булса һәм ул янса, һава торышы зыян күрүчене машинада калдырырга форсат бирмәсә (мәсәлән, нык салкын) яисә ярасы салонда беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирмәсә. Башка очракларда табиблар яисә коткаручылар килгәнен көтәргә кирәк! Эш шунда, кеше бәрелгәннән соң умыртка баганасы имгәнергә мөмкин һәм сезнең «ярдәм» аның хәлен тагын да катлауландырачак.
    Читайте нас: