Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2019, 16:24

Сөт кухнялары. Мәсьәлә тикшерелә

Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы «Сәламәтлек сәгате»ндә сөт кухнялары турында сүз барды.

Элекке вакытларда ата-аналар сөт кухнясыннан файдаланды: биредә гаилә бюджетындагы акчаны янда калдырып сабыйларга сөт ризыклары алырга мөмкин иде. Кызганычка каршы, хәзер күп шәһәрләрдә һәм районнарда бу тәҗрибә онытылды. Тик Уфада яшәүчеләр өчен түгел.

Республика башкаласында бөтен төбәккә бердәнбер учреждение – Диетик һәм балалар ризыгы үзәге эшли, ул өч сөт кухнясыннан тора һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге алты айдан башлап 1,5 яшьлек балаларны сөт, әче сөт ризыклары, эремчек белән тәэмин итә. Башка торак пунктларда аз тәэмин ителгән гаиләләр коры сөт катнашмасы белән ботка гына ала.

Уфа шәһәре хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Альфира Бакиева башкалада Диетик һәм балалар ризыгы үзәге эше турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге вакытта сөт кухнясы елына 3,3 миллионнан артык порция азык-төлек җитештерә, шуның 1,5 миллионы махсус аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бушлай тәэмин итү өчен. Калган продукцияне җитештерүдән табыш 2018 елда 51 миллион сумга җиткән.

БР Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова Стәрлетамакта балалар өчен сөт фабрика-кухнясы проекты эшләнүе турында хәбәр итте. Әлеге вакытта ул әзер диярлек, оештыру мәсьәләләре генә калган. Сөт кухнясы Стәрлетамак шәһәре халкын гына хезмәтләндермәячәк, файдалы ризык белән якын-тирәдәге шәһәрләр һәм авылларда яшәүче балалар да тәэмин ителәчәк. Киләчәктә Октябрьски, Нефтекама һәм Сибайда сөт кухнялары булачак.

Радий Фәрит улы чарага йомгак ясап, БР Сәламәтлек саклау министрлыгына ата-аналардан сорашу үткәрергә һәм сөт кухняларына ихтыяҗны өйрәнергә, шулай ук бу өлкәдә республика федераль законнарын тәңгәл китерергә кушты.

– Апрель ахырына кадәр халык фикерен исәпкә алып, әлеге мәсьәләнең республикада ничек хәл ителәчәге һәм оештыру-икътисад схемасының нинди булачагы турында белергә телим, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Читайте нас: