Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2019, 18:45

Эчәр өчен сәбәп һәрвакыт табыла

Район үзәгенең тимер юл вокзалында йөзләре безгә күптәннән таныш булган сукбайларның эчеп торуын еш күрергә була.

Алар күбесенчә даруханәдән алган спиртлы төнәтмәләр белән баш төзәтәләр. Аннан соң ял итеп алу өчен шундагы эскәмияләргә урнашалар. Кайвакыт бу компаниягә таушалган кыяфәтле хатын-кызлар да кушыла.

Аларның күбесе эчкелеккә алданып гаиләсен, эшен югалткан, йортсыз калган. Узган елда район гәзите хәбәрчесе үзәк район дәваханәсенең Иске Ябалаклы авылында урнашкан психиатрия бүлегендә шундый бер пациент белән сөйләште.

– Үз фатирым бар иде, тик мин аны саттым, турысын әйтәм, эчтем, шуңа күрә менә шул хәлгә калдым, – дип сөйләде 76 яшьлек Шакир. – Бөтен документларымны югалттым, үзем урамда калдым, әмма бер тапкыр да вокзалда яки подъезд төбендә кунмадым, туп-туры дәваханәгә килеп эләктем. Мине бер медицина учреждениесеннән икенчесенә күчерделәр, тикшерделәр, аннан соң бирегә урнаштырдылар.

Эчкечеләр арасында барысы да йортсыз-җирсез калган кешеләр түгел. Кайвакыт имин тормышта яшәүче ир-егетләр һәм хатын-кызлар да алкоголь белән агулану сәбәпле Чишмә үзәк район дәваханәсенең наркология бүлегенә килеп эләгәләр.

– Әлеге вакытта 20 урынлык наркология бүлегендә 18 кеше дәвалана, – диде бүлек мөдире Альберт Терегулов. – Пациентлар төрле яшьтә. Берничә ел элек яшьләре кырыктан узган ирләр күбрәк булса, хәзер исә хатын-кызлар да очрый, һәм эчүгә сабышучыларның уртача яше 30дан башлана.

Наркология бүлеге пациентлары үзләренең эчүен гаиләдәге проблемалар, якын һәм ерак туганнарының үлеме, эш булмавы белән аңлаталар. Хатын-кызлар шәхси тормыштагы проблемаларга, ире белән булган низаглашуга зарлана, бер сүз белән әйткәндә, барысы да үзен акларга тырыша.

50% очракта эчкечеләрнең туганнары һәм якыннары чаң суга, 25% ашыгыч ярдәм бүлегеннән дәвалануга эләгә, калган 25% агулану сәбәпле түзәр хәле калмагач, үзләре мөрәҗәгать итә.

– Туганнары сәрхүшләрне кабул итү бүлеге аша дәваханәгә салып система куйдыру өчен кичке вакытта алып килергә тырышалар, – диде Альберт Шамил улы. – Тик бу процедураның гына файдасы аз. Дәвалану уңышлы булсын өчен тикшеренү үтәргә кирәк, авыруның да савыгырга теләге булырга тиеш. Без бюджет оешмасы һәм пациент эчкечелекне җиңәргә теләсә, аны Республика наркология диспансерының тернәкләнү үзәгенә бушлай дәваланырга җибәрә алабыз.

Наркология бүлегенә генә исәп тотарга ярамый, дип билгеләде белгеч. Моны комплекслы эшләргә кирәк: наркологка, психологка мөрәҗәгать итәргә һәм эчүгә бәйле авыруларны ачыклау өчен башка белгечләрдә тикшеренергә кирәк.

Әйткәндәй, А. Терегулов сүзләренә караганда, яңа ел бәйрәмнәрендә бирегә килеп эләгүчеләр булса да, ыгы-зыгы булмаган. Эчкечеләргә эчәр өчен бәйрәм кирәкми, сәбәп һәрвакыт табыла: кытайча яңа ел, Бастилияне алу көне һ. б.
Безнең белешмә

Чишмә үзәк район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, наркология бүлегендә бер койка-көн өчен бәя 1239,15 сум тәшкил итә. 2018 елда бу бүлектә 739, ә 2019 ел башыннан 62 кеше дәваланган. Эчкечеләрне дәвалау җәмгыятькә бик кыйммәткә төшә.
Читайте нас: