Анда 400дән артык тугызынчы сыйныф укучысы катнашты, чын имтихандагы кебек шартлар булдырылды. Укучылар үзләре сайлаган фәннәр буенча белемнәрен сынап карадылар, чөнки аларның беренче мартка кадәр икенче фәнне сайлау мөмкинлеге бар. Сынаулар язма рәвештә, төп дәүләт имтиханнары форматында, имтихан үткәрү пункты булып торган беренче мәктәптә үтте. 13 февральдә рус теле буенча әңгәмә булачак, аны уңышлы үтү имтиханга керү өчен рөхсәт булып тора.