1 гыйнвардан Башкортстанда һәм Рәсәйнең башка төбәкләрендә «чүп реформасы» башланды.
Ул ничек гамәлгә ашырылачак һәм тормышыбызда нинди яңалыклар белән билгеләнәчәк?
Түбәндәге язма шул хакта.
2нче зона – «Дюртюлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары һәм Межгорье ябык административ территориясе;
3нче зона – «Эко-Сити» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Күмертау, Салават, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләре, Әбҗәлил, Авыргазы, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Стәрлебаш, Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлетамак, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары;
4нче зона – «Экология-Т» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары.
- Бу реформа нәрсә өчен кирәк?
Иң элек, илдә экологик хәлне яхшырту һәм табигатькә төшкән йөкләнешне киметү – күпсанлы законсыз чүплекләрне бетерү, мөмкин кадәр күбрәк калдыклар эшкәртелсен һәм мөмкин кадәр азрагы күмелсен өчен шартлар тудыру максатында.
Якын чорда республикада чүп-чар чыгару өчен җавап бирүче компанияләр табышы исәбенә калдыкларны җыю, аеру, эшкәртү, үтилләштерү һәм зарарсызландыру буенча югары технологияле комплекслар төзеләчәк.
Элек чүп-чар җыю һәм үтилләштерү өчен урындагы хакимиятләр җавап бирә иде, шуңа күрә проблеманы кем ничек булдыра һәм тели, шулай хәл итте. Шушы елдан республиканы биш зонага бүлделәр (5нче зона – «Межгорье» ябык административ-территориаль берәмлек), һәрберсендә төбәк операторы – хәтта иң бәләкәй авылларда да чисталык һәм тәртип өчен җаваплы компания сайланды. Һәр оператор белән 10 елга килешү төзелде. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан компанияләр эшкә кереште. Килешү төзү өчен махсус рәвештә беркайда да барырга кирәкми. Төбәк операторлары сайтка гадәти килешүләр урнаштырган (аларны шунда укырга мөмкин), барысы да шуның буенча эшли.
Кыскача гына әйткәндә, төбәк операторы чүп-чарны расланган тарифлар буенча чыгарырга һәм үтилләштерергә, шулай ук клиентларының шикаятьләренә һәм мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирергә тиеш. Гражданнар, үз чиратында, чүп-чарны махсус тәгаенләнгән урыннарга ташларга һәм күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләргә бурычлы.
- Тәгаен күпме һәм нәрсә өчен түләячәкбез?
Тарифлар зонага бәйле үзгәрә, иң зур хак – шәһәрдә бер кешедән 70 сум һәм элек чүп-чар чыгару оештырылмаган төпкел пунктларда яшәүчеләрдән 35 сум алыначак.
Узган елга кадәр чүп-чар ташучы контейнерда җыелганны чүплеккә илтү белән чикләнде. Хәзер аны аерачаклар, һәм икенчел файдалануга ярамаганнарын гына күмәчәкләр. Үтилләштерү, зарарсызландыру һәм чүпне аеру белән бәйле чыгымнар шулай ук тарифка кертелгән.
- Ни өчен айлык түләү төрле җирдә төрлечә?
Чүп-чар чыгарган өчен түләү түбәндәгечә исәпләнә: бу каты көнкүреш калдыклары туплану нормативына һәм яшәүчеләр санына тапкырланган тариф.
Туплану нормативы (гадирәк итеп әйтсәк, кешенең уртача алганда күпме чүп-чар җитештерүе) республикада бер төрле: күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен елына – 1,92, шәхси йортта яшәүчеләр өчен 1,95 кубометр. Төбәк операторлары күрсәткән хезмәт бәясе күп факторларга: яшәүчеләр санына, калдыкларны төяү урыныннан күмү урынына кадәр ераклыкка, хезмәтләр күләменә, икенче компанияләр хезмәтләренә тарифларга һәм башка үзенчәлекләргә бәйле.
- Квитанцияне кайчан китерәчәкләр һәм аны ничек түләргә?
Түләү квитанцияләрендә «каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәткән өчен» юл шушы елның февралендә пәйда булачак. Бердәм исәпләү касса үзәге хезмәтләреннән файдаланучы гражданнар өстәмә яңа юл кертелгән квитанция алачак. Элек чүп-чар өчен чыгымнар «карап тоту» графасында иде, хәзер аннан алыначак. Авыл җирендә төбәк операторлары квитанцияне, электр энергиясе һәм газ өчен квитанцияләр кебек үк, почта аша җибәрәчәк.
Алар буенча түләүләрне почта бүлекчәләрендә яисә банкларда, шул исәптән онлайн рәвештә кертергә мөмкин.
- Берничә фатиры яисә фатиры һәм йорты булучыларга нишләргә?
Законда берничә фатир яисә йортлар милекчеләренә коммуналь хезмәтләрдә түләүдә ташламалар турында берни дә әйтелмәгән. Шуңа күрә һәр фатир яисә йорт түләгән акча күләме, анда теркәлгән кешеләр санына карап, андыйлар юк икән, милекчеләр саны буенча исәпләнәчәк.
Мөһим момент! Сез ниндидер сәбәп белән фатирыгызда биш көннән дә артык булмасагыз (мәсәлән, дәваханәдә яттыгыз яисә диңгезгә бардыгыз ди), моны раслаган документларны җыеп, төбәк операторына яңадан исәпләүне таләп итеп мөрәҗәгать итә аласыз.
- Законсыз чүплекләрне кем гамәлдән чыгарачак?
Узган елдан калган барлык чүплекләрдә кыска вакыт эчендә муниципалитет яисә җир милекчесе тәртип урнаштырырга тиеш. Әгәр дә кайдадыр яңа чүплек пәйда булса, төбәк операторы бу хакта урындагы хакимияткә, күзәтчелек органына һәм участок милекчесенә хәбәр итәргә тиеш булачак. Әгәр дә хуҗа ай дәвамында берни дә эшләми һәм тәртип урнаштырмый икән, төбәк операторы моны үзе эшләячәк һәм бу эш өчен акча таләп итәчәк.
- Авыл җирендә чүп-чар өчен контейнерлар булачакмы?
Әйе, урындагы хакимиятләр һәм төбәк операторлары аларны быел ук урнаштырырга тиеш. Санитар нормаларга ярашлы, бу як-яктан койма һәм үсемлекләр белән чикләнгән, автотранспорт килү урыны булган бетон яисә асфальт түшәлгән мәйдан булырга тиеш. Күп дигәндә биш контейнер куела. Алардан торак йортларга, балалар мәйданчыкларына, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарына булган ара 20 метрдан кимрәк, 100 метрдан артыграк булырга тиеш түгел. Әлегә исә коммуналь калдыкларны пакетларда яисә капчыкларда туплап барырга кирәк.
- Ташламалар кемнәргә тиеш һәм аларны ничек алырга?
Республикада 500 меңнән артык кеше торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүгә тотынган чыгымнарына айлык акчалата компенсация ала. Агымдагы елдан анда чүп-чар чыгаруга бәйле чыгымнарны да кертәчәкләр. Компенсация түбәндәге категория кешеләргә каралган:
•Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына;
•инвалидларга һәм инвалид баласы булганнарга;
•радиация тәэсиренә дучар булганнарга;
•Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләүчеләргә;
Тагын бер субсидия коммуналь хезмәтләргә гомум керемнәренең зур өлешен сарыф итүчеләргә бирелә. Аерым алганда:
•күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 13%;
•70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен – 16%;
Мәсәлән, гаиләнең гомум кереме 20 мең сум. Субсидиягә хокукны алар коммуналь хезмәтләргә чыгымнары түбәндәгечә булганда ала:
•ташламаларсыз – 4000 сумнан артык;
•ялгыз пенсионерларга – 3200 сумнан артык;
•күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләргә – 2600 сумнан артык.
Компенсация яисә субсидия алу өчен яшәгән урын буенча Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларына, Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә яисә Дәүләт хезмәтләренең gosuslugi.bashkortostan.ru республика порталы аша электрон төрдә заявка бирергә кирәк. Кирәкле документлар исемлеге белән intrudrb.ru/payments/zhku_grant_about/8173 ссылкасы буенча таныша аласыз.
Субсидия алуга хокукны үзаллы «онлайн-калькулятор субсидий» rcspn.mintrudrb.ru/housing-subvention-calculator сервисы ярдәмендә тикшереп була.
Тиешле ташламалар турында теләсә нинди мәгълүматны calc.rcspn.mintrudrb.ru/adviser/Default.aspx онлайн-консультант ярдәмендә алырга мөмкин.
- Сорау туса, кайда шалтыратырга?
- Һәр төбәк операторының һәм җаваплы ведомствоның «кайнар линия»се бар. Диспетчерлар эш көннәрендә иртәнге 9дан 17 сәгатькә кадәр шалтыратулар кабул итә. Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының телефоннары: 8 (347) 218-0-23, 8 (347) 218-07-22 (ташламалар, субсидияләр мәсьәләләре буенча).
- Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына 8 (347) 218-03-90 телефоны аша каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча шалтыратырга мөмкин.