Әле күптән түгел генә урманнан коры-сары агач алган кеше җинаять җаваплылыгына тарттырыла иде. Хәзер теләге булган һәркемнең махсус документтан башка корыган агач алу хокукы бар. Урманны чыбык-чабыктан арындыруның уңай ягы да бар – бу янгыннарны кисәтү чарасы да булып тора.
Гомумрәсәй халык фронты экспертлары, чыбык-чабыкны тоткарлыксыз җыюдан тыш, кайбер төбәкләрдә халыкка агач алу иреге бирү өчен дә чыгыш ясадылар. Башкортстаннан Дәүләт думасы депутатлары Зариф Байгускаров һәм Илдар Бикбаев закон проектының автордашлары буларак чыгыш ясады.
– Авылда яшәүчеләр өчен бу аеруча мөһим. Әлеге вакытта алар урманнан коры-сары агач кайтарыр алдыннан район үзәгенә барырга һәм рөхсәт документы алу өчен шактый акча түләргә тиеш. Кызганычка каршы, рөхсәт документыннан башка чыбык-чабык алган өчен авыл халкына штраф салу очраклары күп, – дип билгеләде Зариф Байгускаров.
Ул шулай ук «Мәскәү кайтавазы» радиостанциясендә коры агачларны урманнан кулга күтәреп алып чыгарга гына мөмкин, дип күзаллауның дөрес булмавы турында сөйләде. Безнең төбәктә машина, хәтта бензин пычкысын куллану рөхсәт ителә. Шул ук вакытта Зариф Байгускаров бу кагыйдәләрнең Рәсәй буенча гамәлдә булмавын да аныклады, кайбер төбәкләрдә ауган агачларны трактор белән тарттырып алып кайту, пычкы яки балта куллану тыела.
Депутат сүзләренә караганда, агач әзерләү территориясен чикләү дә юк – халык республика территориясендәге теләсә кайсы урманнан коры-сары агачларны җыеп алала.