Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2019, 11:12

БДИ: гариза бирергә өлгер

Бу көннәрдә Чишмәнең һәм, гомумән алганда, Рәсәйдәге барлык мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыруга гариза яза.

Нурия Аллагулова, БДИ үткәрү өчен җаваплы белгеч


Алар БДИ формасында нинди чыгарылыш имтиханы тапшырачагын төгәл билгеләргә тиешләр. Гаризаны 1 февральгә кадәр тапшыру мөһим.

2019 елгы чыгарылыш укучылары гаризаны үз мәктәпләрендә, ә узган елда тәмамлаучылар БДИ тапшыруны теркәү урыннарында бирә, бу турыда Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы сайтында мәгълүмат бар. Әлеге вакытта Чишмә районының унберенче сыйныфларыннан 169 һәм узган елда мәктәпне тәмамлаучылардан алты гариза тапшырылган. 1 февральдән соң БДИда катнашуга гариза РФ субъектының дәүләт имтиханнары комиссиясе карары буенча һәм бары тик мөһим сәбәпләр булганда (авырганда яисә документ белән расланган башка хәлләрдә) гына кабул ителә, һәм ул имтиханнар башланганчы ике атнадан да соңга калмый бирелергә тиеш.

Гомуми урта белем бирү программалары буенча, дәүләт йомгаклау аттестациясе тәртибенә ярашлы, узган елгы чыгарылыш укучылары БДИны төп тапшыру чорына кадәр алдан һәм резерв көннәрдә, ә быелгы укучылар төп чорда тапшыра. Аерым фәннәр буенча имтихан көннәре туры килгән чыгарылыш укучылары да аларны резерв көннәрдә тапшыра ала.

Рус теле һәм математикадан имтиханнар, элекке еллардагы кебек, БДИ тапшыру һәм аттестат алу өчен мотлак фәннәр булып кала.

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенә үзгәреш кертелде, чит телдән БДИ тапшыру өчен инглиз, немец, француз һәм испан телләрен генә түгел, ә кытай телен дә сайлау мөмкинлеге бар. Шулай ук яңа тәртип буенча информатика һәм ИКТ (мәгълүмат-коммуникация технологияләре) буенча имтиханны компьютерда тапшыру мөмкинлеге күздә тотыла (әлеге вакытта бу имтиханда кәгазь бланклар кулланыла).

Яңа тәртипкә ярашлы шулай ук БДИда катнашучылар математика буенча нибары бер – база яисә профиль дәрәҗә генә сайлый ала. Шул ук вакытта нәтиҗә канәгатьләнерлек булмаса, резерв көндә тагын имтихан тапшыру өчен элек сайланган дәрәҗәне үзгәртергә була.

Чыгарылыш укучылары БДИның рәсми мәгълүмат порталында имтиханнар тапшыру тәртибе белән таныша, барлык фәннәрдән БДИ тапшыру буенча тәкъдимнәр тыңлый, бланклар тутырырга өйрәнә ала.

  • Чишмә районында БДИ мәсьәләләре буенча «кызу линия» телефоннары: 8 (34797) 2-14-31, 8 (34797) 2-21-27.
  • БДИ тапшыру көннәре: вакытыннан алдагы этап – 20 марттан 10 апрельгә кадәр; төп этап – 27 майдан 1 июльгә кадәр; өстәмә этап – 3–20 сентябрьдә.
Читайте нас: