Яңа ел бәйрәмнәре тәмамлану һәм эшкә чыгу – сез күптән хыялланган, ләкин башларга кыймый торган эшкә алыну өчен менә дигән сәбәп. Хатыныгыз күптән үтенсә дә, әлегә кадәр кул җитмәгән кадакны кагарга, иртән йөгерә башларга һәм, гомумән, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга.
Ел саен республикада алкоголь һәм аның суррогатлары белән кискен агуланудан берничә мең кеше вафат була, кызганычка каршы, алар арасында балалар да бар. Наркологта исәптә бик күп кеше тора, ә шәһәр һәм авылларда исәпкә алынмаган күпме алкоголик булуын төгәл генә беркем дә әйтә дә алмый.
Проблема алкогольнең үзендә дә түгел, ә аны куллана белмәүдә. «Эчә белми» диләр андый кешеләр турында. Экспертлар белән сөйләшеп, без алкоголизм белән авыру куркынычы булган кешеләрдәге сигез билгене ачыкладык. Игътибар белән укыгыз, бәлки бу билгеләр сезнең туганнарыгызда һәм якыннарыгызда да бардыр.
Бу якынлашып килүче алкоголизмның тәүге билгесе – кеше эчкән аракы күләмен контрольдә тотмый. Ул бер-ике рюмка эчәм дип башлый, ләкин туктый алмый. Шул рәвешле, рюмка артыннан рюмка күтәреп, еш кына егылганчы исерә.
Табиблар белдерүенчә, кешенең ни дәрәҗәдә еш эчүе һәм алкогольнең нинди төрен куллануы мөһим түгел, бу хәтта сыра да була ала. Башкасы мөһим – кеше бераз эчкәч тә туктый аламы? Әгәр дә сез планлаштырганнан күпкә артыграк эчәсез икән, бу борчулы сигнал.
Алкоголизмның икенче билгесе – айнык чакта кешенең күп вакыт боек һәм төшенке кәефтә булуы. Алкоголь кулланмаган чакта ул һәрвакыт ярсу, агрессив һәм үз-үзенә бикләнгән була. Яраткан аракысы янында булмаганлыктан, кешегә авыр, ул ярсый һәм ачуын якын кешеләреннән ала.
Вакыт үтү белән психик торышындагы проблемалар көчәя генә: үз эчеңә бикләнү, ярсып китү, бөтен дөньяга кул селтәү, депрессия кешенең даими юлдашына әйләнә.
Мондый күңел халәтеннән котылуның бердәнбер юлы – эчүдән туктау.
Эчү мөмкинлеге булганда кәеф күтәрелү
Эчү мөмкинлеге туу белән кешенең кәефе яхшыга үзгәрә, күңеле күтәрелеп китә. Бу аның инстинктив рәвештә эчәргә планлаштыруы, алкогольгә тартылуын канәгатьләндерү өчен түземсезлек белән аны көтүе һәм, теләгәнен алгач, аңсыз рәвештә шатлана башлавы белән бәйле.
Алкогольгә бәйле кеше үзенең аңа хирыс булуыннан баш тарта һәм үзенә алкоголь кулланырга кирәклегенә дистәләгән сәбәп таба. Алкогольгә бәйлелегенә төртеп күрсәтәсең икән, андый кеше җавапны агрессив рәвештә кайтара.
Аз гына мөмкинлек килеп чыгу белән кеше эчәргә тырыша. Моның өчен юк кына сәбәп табыла: кунакка бару, кафеда кичке ашны ашау яисә хәтта Бастилияне алу юбилее.
Кешенең бөтен уйлары фәкать алкогольгә бәйлелек тудырган киеренкелекне бетерү өчен эчү идеясе тирәсендә бөтерелә. «Эчәргәме – эчмәскәме» көрәшендә, әлбәттә, аракы җиңә.
Табиблар башка җитди билгеләргә дә игътибарны юнәлтә
– Тәртип үзгәрү. Сез агрессив, тилесыман, акылсыз кешегә әйләнәсез, әхлакый йөзегез турында уйламыйча ямьсез эшләр кыласыз. Югыйсә, айнык килеш сез бөтенләй икенче кеше.
– Хәтерне югалту. Кичә нәрсә булганын кот очып искә төшерү – үзәк нерв системасы зарарлануның, кеше холкының һәм шәхеснең начар якка үзгәрүе билгесе.
– Махмыр синдромы. Иртә белән нык итеп баш төзәтәсе килү – алкогольгә нык бәйле булуыгыз һәм тиз арада табиб ярдәме таләп ителүе турында искәртә.