Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2019, 14:16

Индексация – саннарда

Рәсәй Пенсия фондында агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсиягә өстәмә түләү күләменең нәрсәгә бәйле булуы турында сөйләделәр.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, эшләгән чорда пенсия алу хокукы (стаж, пенсия коэффициентлары күләме) югарырак булган саен, страховка пенсиясе күләме, шуңа ярашлы индексациядән соң өстәмә түләү суммасы да күбрәк.

– Страховка пенсияләре, алдан планлаштырылганча, 1 гыйнвардан 7,05 процентка индексацияләнде. Индексация 2018 ел йомгаклары буенча фаразланган инфляция күрсәткеченнән күбрәк булды һәм 32 миллион гражданга кагылды, – дип хәбәр ителгән Пенсия фонды сайтында урнаштырылган рәсми белдерүдә.

Шулай ук анык мисаллар китерелә. Эшләмәүче пенсионерның инвалидлык буенча страховка пенсиясе 2018 ел ахырына 9137 сум булса, индексациядән соң 1 гыйнвардан ул 644 сумга артты һәм 9781 сум тәшкил итте. Эшләмәүче пенсионерның картлык буенча страховка пенсиясе 15437 сум булса, индексациядән соң ул 1088 сумга артты һәм хәзер 16525 сумга тиң.

«Шуны истә тотарга кирәк, кайбер пенсионерлар пенсиягә социаль өстәмә ала, аларның кереме яшәү минимумыннан түбән түгел. Индексация нәтиҗәсендә пенсия акчасы

7,05 проценттан кимрәк артса, яисә бөтенләй артмаса, бу пенсия индексацияләнмәгән дигән сүз түгел – димәк, билгеләнгән социаль түләү әлеге артуны күрергә мөмкинлек бирми», дип аныклыйлар ведомствода.

Шулай ук авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгәннәрнең пенсиясе дә артты. Рәсәй Пенсия фонды идарәлеге әгъзасы, Пенсия фонды бүлекчәсе управляющие Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, Башкортстан Республикасында җитәрлек стажы булган һәм әлеге вакытта эшләмәгән 51 мең кешегә өстәмә түләү тиеш. Агымдагы елның гыйнварыннан ай саен түләү күләме 1333,54 сумга арта. Акча автомат рәвештә, Пенсия фондындагы мәгълүматлар буенча арттырыла, килеп гариза язарга кирәкми.

Пенсия фонды ил халкын пенсия түләү темасы буенча мәгълүмат чыганакларына игътибарлы булырга чакыра. Рәсәй Пенсия фонды сайтында, Фондның консультация хезмәтендә яисә аның территориаль вәкиллекләрендә пенсияне индексацияләү турында һәм башка мәсьәләләр буенча һәрвакыт ышанычлы мәгълүмат алырга мөмкин.

Рәсәй Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов шулай ук 2019 елда Пенсия фондында берничә мең хезмәткәр кыскартылачак, дип белдерде. Бу турыда РосБизнесКонсалтинг хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, фонд хезмәткәрләре санын киметү, аерып әйткәндә, электрон хезмәтләр үсеше белән бәйле.

Ул шулай ук әлеге вакытта Рәсәй Пенсия фондының кулайлаштыру буенча «юл картасы» эшен тәмамлавы турында хәбәр итте.
Читайте нас: