Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2019, 12:06

Милек теркәү һәм чит ил паспорты алу – бер урында

Чишмәнең күп функцияле үзәгендә көн саен 250гә якын мөрәҗәгать эшкәртелә.

2018 ел йомгаклары буенча Күп функцияле үзәкнең (МФЦ) Чишмә поселогындагы бүлекчәсе «Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче иң яхшы Күп функцияле үзәге» республика бәйгесендә «6дан 19га кадәр хезмәтләндерү тәрәзәләре белән» категориясендә җиңү яулады.

Узган елда Күп функцияле үзәкнең Чишмә бүлекчәсендә бер «тәрәзәдә» көн дәвамында уртача алганда 26 эш кабул ителгән. Бу Башкортстанда иң югары күрсәткечләрнең берсе. Хезмәткәрләр гражданнардан барлыгы 55 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән.

2018 елның 18 августыннан МФЦның Чишмә поселогы бүлекчәсе гражданнарны Төзүчеләр урамы, 5 адресы буенча кабул итә башлады. 300 квадрат метр мәйданлы бинада халыкны кабул итү өчен ике зал, көтү залы һәм административ блок урнашкан. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы белән эш итү өчен программалы аппарат комплексыннан клиентлар бик еш файдалана.

– Безгә килүчеләрне тугыз «тәрәзәдә» кабул итәбез, хезмәткәрләр санын арттырдык, хәзер бездә 22 кеше эшли, – дип билгеләде МФЦның Чишмә поселогындагы бүлекчәсе управляющие, территориаль дирекция (2нче үзәк берләшмә) җитәкчесе Дания Байбурина. – Уңайлы итеп җиһазландырылган бүлмәләр, балалар өчен тәгаенләнгән почмак, терминал, электрон чират – боларның барысы да тиз арада сыйфатлы хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирә: әлеге вакытта без клиентларның чиратта көтү вакытын уртача алганда 15 минутка кадәр кыскартуга ирештек.

«Минем документларым» Күп функцияле үзәктә гражданнарга 284 төр хезмәт күрсәтелә (тулы исемлек – mfcrb.ru сайтында). Хезмәтләр күрсәтү вакытын киметү өчен МФЦ һәм дәүләт власте органнары арасында үзара электрон эш җайга салынган.

– Хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хезмәтләре 2018 елның 1 октябреннән тулысынча МФЦ бүлекчәләре һәм филиалларына тапшырылды, – дип билгеләде Дания Гарифулла кызы. – Шул рәвешле, 284 хезмәтнең 83е халыкны социаль яклау белән бәйле. Шул җәһәттән безнең МФЦда кабул ителгән эшләр саны кинәт артты. Сентябрь аенда 1990 эш булса, октябрьдә исә 3531 эш кабул ителде. Социаль яклау хезмәтен Күп функцияле үзәккә тапшырганчы безнең бүлекчәдә күбрәк күчемсез милекне теркәү белән бәйле хезмәтләр, шулай ук хөкем ителү (ителмәү) турында белешмәләр, ИНН, СНИЛС, Рәсәй һәм чит ил паспортларын алуга документлар кабул ителә иде. Әлеге вакытта социаль хезмәтләргә ихтыяҗ артты: субсидияләр, пособиеләр, төрле түләүләр, белешмәләр һәм ташламалар алуга документлар тапшырыла. Әйткәндәй, күчемсез милек объектлары хуҗалары мөрәҗәгать иткәндә, белгечләр Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында булган, инвентарьлаштыру барышында ачыкланган күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларны төзәтү максатында документларны МФЦ аша Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең БР буенча идарәлегенә бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә.

Шуны өстәп әйтик, киләчәктә МФЦның Чишмә бүлекчәсендә тагын да күбрәк хезмәтләр күрсәтеләчәк: Чишмәдә «Минем документларым» күп функцияле үзәгендә биш ел гамәлдә булачак иске үрнәктәге паспорт кына түгел, ә 10 ел гамәлдә булачак биометрик чит ил паспорты алу мөмкинлеге дә булачак.

  • Чишмә поселогында МФЦ эш режимы: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 9дан 19 сәг., чәршәмбе – 11дән 20 сәг., шимбә – 9дан 13 сәг. кадәр.
  • Телефон 8 (34797) 2-07-18.

Әйткәндәй

Төбәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күп функцияле үзәк һәм БР дәүләт хезмәт инспекциясе арасында үзара бәйләнеш турындагы килешү барышында, хезмәткәрләр һәм эш белән тәэмин итүчеләргә мәгълүмат һәм консультация бирү максатында гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла. БР баш дәүләт хезмәт инспекторы Татьяна Николаевна Астрелина 2019 елның 25 гыйнварында 2дән 4кә кадәр МФЦның урындагы бүлекчәсендә хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Читайте нас: