Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2019, 14:15

Маршрут автобуслар кичке тугыздан соң йөрми

Чишмәдә автобуслар ярты сәгать саен йөри.

Төш вакытында Беренче май урамындагы автобус тукталышына (суд бинасы янында) төрле яшьтәге укучылар килеп баса – гимназиядә белем алучылар өйләренә кайту өчен автобус көтә.

– Без сыйныфташым белән «Заготскот» бистәсендә яшибез, өйгә автобус белән кайтырга туры килә, – ди бишенче сыйныфта укучы Гөлшат Хисмәтуллина. – Иртән өйдән 7 сәгать 10 минутта чыгып китәм, сигезенче яртыда автобус килә һәм мин сәгать 8гә дәрескә килеп җитәм. Кызлар әйтүенчә, укучылар өчен юл хакы 15 сум, бер атнага ул 180 сум була. Өлкәннәр өчен 25 сум тәшкил итә.

Чишмә поселогында автобуслар өч маршрут буенча йөри: Шикәр заводы – Тәҗрибә бистәсе (№1), Шикәр заводы – Тимер-бетон заводы (№1к), Елга аръягы бистәсе – Тимер-бетон заводы (№2). Беренче маршрут буенча автобус иртән 7 сәгать 25 минутта, соңгысы 20.30да юлга чыга, ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә соңгы автобус 19.30да кузгала.

Кыска юлдан йөрүче автобусның тәүге рейсы 7 сәгать 15 минутта тимер-бетон заводы тукталышыннан башлана, шулай ук 20.30да тәмамлана, ял көннәрендә бу маршрут эшләми. 2нче маршрут автобуслары рейска 7.15тә чыга: берсе Елга аръягы бистәсеннән, икенчесе Тимер-бетон заводы тукталышыннан, соңгы рейс – 19.15тә (Елга аръягы бистәсенә таба). Барлык маршрутлар буенча автобуслар ярты сәгать саен йөри.

– Без Шикәр заводы бистәсендә яшибез, ирем Уфада эшли һәм көн саен иртән сәгать җидедә башкалага китүче автобуска чыга, ул безнең бистәдә «Милена» кибете яныннан кузгала. Ә менә кич аңа еш кына автовокзалдан өйгә кадәр җәяү кайтырга туры килә, чөнки җидегә кадәр эшли һәм Шикәр заводы бистәсенә баручы маршрут автобуска өлгерә алмый, – дип зарланды Чишмәдә яшәүче Ленара Ибраһимова. Район үзәгендә пассажирлар ташу белән эшкуар Марсель Гыйльманов шөгыльләнә, аның сүзләренә караганда, аңа Шикәр заводы бистәсенә кичке тугызда тагын бер рейс оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр булган.

– Бу табышлы эш түгел – кич пассажирлар саны дүрт-биш кеше дә булмый, – дип аңлатты М. Гыйльманов. Шәхси машинасы булмаганнар өчен автобус – район үзәгенә килү өчен бердәнбер мөмкинлек. Кемдер авылдан дәваханәгә, башкалар даруханәгә, кибеткә килә. Әмма авыл халкының барысы да җәмәгать транспортында йөрүгә исәп тота алмый. Бүләкбаш авылында яшәүчеләр хакимияткә район үзәгенә маршрут оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр, әмма пассажирлар агымының тотрыклы булмавы сәбәпле, беркем дә бу маршрутка чыгарга ризалашмаган. Калмаш авылында да шул ук хәл.

– 2013 елда Бүләкбаш авылы аша үтүче Чишмә – Дурас – Тәпәреш маршруты буенча пассажирлар ташуга бәйге игълан ителде һәм килешү төзелде, – дип хәбәр итте район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин. – Тик пассажирлар аз булу сәбәпле, бу эштән баш тартырга мәҗбүр булдылар. Район хакимияте Чувалкип һәм Тәпәреш авылларына кадәр маршрутны озайтуны сорап Чишмә – Абрай маршруты буенча автобус йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте, мәсьәлә уңай хәл ителде. Хакимият Бүләкбаш аша үтүче маршрут ачу буенча бәйге үткәрергә һәм кайсы да булса маршрут буенча бәйгедә катнашу өчен барлык документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә әзер. Әмма, аянычка каршы, тәҗрибә әлеге маршрутның табыш китермәвен күрсәтә, шуңа күрә бәйгедә катнашырга теләүчеләр дә юк. Район хакимияте Чишмә – Урта Усман, Чишмә – Үрге Тирмә, Чишмә – Верхний хуторы, Чишмә – Питрәй маршрутлары буенча пассажирлар ташуны оештыруга бәйге игълан иткән иде, әмма анда катнашу өчен бер гариза да бирелмәде.

Авылларга таксида йөрү кыйммәткә төшә, шуңа күрә үткенче машиналарга кул күтәреп басып торырга кала. Ә ерак торак пунктларда яшәүчеләргә тагын да катлаулырак, чөнки үткенче машиналарны көтеп берничә сәгать юлда торырга туры килә.

Чишмәлеләр социаль челтәрләрдә бик еш маршрут автобуслар расписаниесе турында сорау бирә, һәм әлеге мәсьәлә буенча редакциягә мөрәҗәгать итә, хәзер район үзәгендә маршруткалар хәрәкәте турында тулы мәгълүматны район гәзите сайтларында https://chishme.rbsmi.ru/, шулай ук https://rodnik-plus.rbsmi.ru/, һәм «ВКонтакте»дагы төркемдә https://vk.com/rodnikplus карарга мөмкин.



Район үзәгендә маршрут автобусларының хәрәкәте турында тулы мәгълүмат
  • «Шикәр заводы бистәсе – ОПХ» маршруты буенча №1 автобус расписаниесе

Шикәр заводы бистәсе

Тимер-бетон заводы (ОПХ)
7-30 ОПХга кадәр (якшәмбедән тыш)
8-30
9-30 ОПХга кадәр
10-30
11-30 ОПХга кадәр (якшәмбедән тыш)
12-30
13-30 ОПХга кадәр (якшәмбедән тыш)
14-30
15-30
16-30
17-30 ОПХга кадәр
18-30
19-30
20-30 (шимбә һәм якшәмбедән тыш)
8-00
9-00
10-00
11-00
12-00
13-00
14-00
15-00
16-00
17-00
18-00
19-00
20-00
  • «Тимер-бетон – Шикәр заводы бистәсе» маршруты буенча №1к автобус расписаниесе

Тимер-бетон заводы (ОПХ)

Шикәр заводы бистәсе
7-15 (якшәмбедән тыш)
8-00 (якшәмбедән тыш)
9-00 (якшәмбедән тыш)
10-00 (якшәмбедән тыш)
11-00 (якшәмбедән тыш)
12-00 (якшәмбедән тыш)
13-00 (якшәмбедән тыш)
14-00 (якшәмбедән тыш)
15-00 (якшәмбедән тыш)
16-00 (якшәмбедән тыш)
17-00 (якшәмбедән тыш)
18-00 (якшәмбедән тыш)
19-00 (якшәмбедән тыш)
20-00 (шимбә һәм якшәмбедән тыш)
8-30 (якшәмбедән тыш)
9-30 (якшәмбедән тыш)
10-30 (якшәмбедән тыш)
11-30 (якшәмбедән тыш)
12-30 (якшәмбедән тыш)
13-30 (якшәмбедән тыш)
14-30 (якшәмбедән тыш)
15-30 (якшәмбедән тыш)
16-30 (якшәмбедән тыш)
17-30 (якшәмбедән тыш)
18-30 (якшәмбедән тыш)
19-30 (якшәмбедән тыш)
20-30 (шимбә һәм якшәмбедән тыш)
  • «Елга аръягы-2 бистәсе – Тимер-бетон заводы» маршруты буенча №2 автобус расписаниесе

Елга аръягы-2 бистәсе

Тимер-бетон заводы
7-15
8-15
9-15
10-15
11-15
12-15
13-15
14-15
15-15
16-15
17-15
18-15 (якшәмбедән тыш)
19-15 (якшәмбедән тыш)
7-45
8-45
9-45
10-45
11-45
12-45
13-45
14-45
15-45
16-45
17-45
18-45 (якшәмбедән тыш)
19-45 (якшәмбедән тыш)
  • «Елга аръягы-2 бистәсе – Тимер-бетон заводы» маршруты буенча №2к автобус расписаниесе

Елга аръягы-2 бистәсе

Тимер-бетон заводы
7-45 (якшәмбедән тыш)
8-45 (якшәмбедән тыш)
9-45 (якшәмбедән тыш)
10-45 (якшәмбедән тыш)
11-45 (якшәмбедән тыш)
12-45 (якшәмбедән тыш)
13-45 (якшәмбедән тыш)
14-45 (якшәмбедән тыш)
15-45 (якшәмбедән тыш)
16-45 (якшәмбедән тыш)
17-45 (якшәмбедән тыш)
18-45 (якшәмбедән тыш)
19-45 (якшәмбедән тыш)
7-15 (якшәмбедән тыш)
8-15 (якшәмбедән тыш)
9-15 (якшәмбедән тыш)
10-15 (якшәмбедән тыш)
11-15 (якшәмбедән тыш)
12-15 (якшәмбедән тыш)
13-15 (якшәмбедән тыш)
14-15 (якшәмбедән тыш)
15-15 (якшәмбедән тыш)
16-15 (якшәмбедән тыш)
17-15 (якшәмбедән тыш)
18-15 (якшәмбедән тыш)
19-15 (якшәмбедән тыш)


Читайте нас: