Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 11:04

Антибиотиклар вируслы инфекцияне дәваламый

Белгечләр, өзлегүдән саклану өчен, вакытында табибка барырга киңәш итә.

Кышкы каникуллар тәмамланды, халык эшкә чыкты, укучылар һәм студентлар янә парта артына утырдылар. Нәкъ шул чорда кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны күбәя.

Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада 2019 елның беренче атнасында 9200 кеше ОРВИ белән авырган, аларның 6300е – балалар, төбәктә грипп белән авыручылар юк. 14 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда ОРВИ билгеләре белән 138 чишмәле мөрәҗәгать иткән, шуларның 43е – балалар, шул исәптән прививка ясатучылар 18 кеше генә. Кискен респиратор вируслы инфекциянең эпидемия чигенә җитүе теркәлмәгән.

Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, әлеге вакытта бер пациент та грипп белән авырып килмәгән, көннең-көнендә мониторинг алып барыла. Узган ел белән чагыштырганда, ОРВИ белән авыручыларның 1,5 тапкырга азрак булуы күзәтелә, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны якынча шул ук кадәр. Ел башыннан үпкә ялкынсынуы белән 13 кеше, шул исәптән дүрт бала чирләгән.

Кагыйдә буларак, медицина учреждениеләренә авыручыларның бер өлеше генә мөрәҗәгать итә, калганнары үзаллы дәвалану белән шөгыльләнә.

– Яңа ел каникуллары башлану белән вируска каршы һәм тән температурасын төшерүче препаратларга ихтыяҗ артты, алар рецептсыз сатыла, – диде 27нче Үзәк район даруханәсе мөдире Алсу Ямгурова. – Чирнең беренче билгеләре күренү белән вируска каршы препаратлар «Кагоцел», «Эргоферон» яки «Амиксин» алучылар күбәя. Шулай ук еш кына «нинди дә булса» антибиотик сорыйлар, тиешле дару билгеләсен өчен табибка барырга кирәк, дип аңлатырга туры килә. Авырулар больничный алмас өчен антибиотик белән дәваланалар, һәм аның нинди сөземтәгә китерергә мөмкин булуы турында уйлап та карамыйлар. Әйткәндәй, чирне кисәтү турында чара күрелсен иде. Мәсәлән, иммунлаштыру чорында оешмалар үз хезмәткәрләре өчен гриппка каршы «Гриппол+» вакцинасы алды һәм халык арасында аны нибары ике кешенең генә сатып алуы теркәлде. – Антибиотик сатып алырга телим, ә аны рецептсыз бирмиләр. Температурам күтәрелмәгән һәм ашыгыч ярдәм алу өчен табибка бару зарурлыгы юк. Тизрәк дәваланырга телим, эш калдырасым килми, – дип зарлана чишмәле Алсу Кәримова.

Томау, ютәл, тамак төбе кычыту, тән сызлау, температураның 38–39 градуска кадәр күтәрелүе табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора. Тәү чиратта балалар, карт һәм иммунитеты зәгыйфь кешеләр авыруга бирешүчән. Күп кенә препаратларның ярамавы сәбәпле, көмәнле хатыннарны дәвалауда кыенлыклар барлыкка килә.

Коллектив оешмаларда – мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында авыручылар саны күбрәк. Белгечләр укучыларны бер сыйныфтан икенчесенә күчермәскә, шулай ук бүлмәләрне көн саен юып чыгарырга һәм җилләтергә тәкъдим итә. Шулай ук чир таралуга юл куймас өчен авыручыларга өйдә дәвалану мөһим. Сарымсак вируска каршы бик яхшы чара булып тора. Аны өч яшьтән зуррак балаларның ризыгына кушып бирергә була. Шулай ук яңа гына киселгән сарымсак парлары вирус белән нәтиҗәле көрәшә, кайбер ата-аналар аны «киндер»дан калган пластик савытларга салып баланың муенына элә. Борынга сөртә торган оксолин яисә виферон майлары да ярдәм итә. Чир йоктырмас өчен гаиләнең барлык әгъзалары да даими рәвештә аны кисәтү чарасын күрергә тиеш.

Белгечләр сүзләренә караганда, грипп белән авырганда хроник чирләр кискенләшә, моннан тыш, югары сулыш юллары һәм ЛОР-органнарда (отит, ринит, синусит), үпкәдә (ялкынсыну, бронхит), йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасында (миокардит, менингит) өзлегүләр ихтимал.
Читайте нас: