Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 11:22

Кредит алыргамы яки бурычка батаргамы?

Чишмәлеләр бу һәм башка мәсьәләләр турында вебинарда белделәр.

2018 елда гражданнарның күпләп кредит алуы күзәтелгән. Башкортстан Республикасы кредит оешмалар тарафыннан халыкка бирелгән кредитлар буенча бурычлар күләме буенча (2018 елның 1 декабренә 398,8 млрд сум) Идел буе федераль округта икенче һәм Рәсәй Федерациясе субъектлары арасында 12нче урын алып тора.

Әлеге вакытта республика халкының кредит буенча бурыч йөкләнеше (28,4%) Рәсәйдәге уртача күрсәткечтән (25,6%) артып китә. РФ Үзәк банкының Уралдагы баш идарәлегенең Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе билгеләвенчә, гражданнарның бурыч йөкләнеше шул исәптән финанс белемнең түбән булуы сәбәпле дә арта. Гражданнар еш кына үзләренең кереме белән түләүне исәпкә алмыйча кредит һәм микрозаймнар алалар. Республика халкының финанс белемен арттыру максатында проект гамәлгә ашырыла, аның асылы шунда, Милли банк вәкилләре реаль вакыт режимында турыдан-туры трансляция буенча дәрес бирә.

2019 елга вебинарлар үткәрү графигы төзелгән, ягъни аена бер тапкыр, аеруча көнүзәк темалар сайланган. Гражданнарның кредит алу темасына зур игътибар бирелә.

Мәсәлән, 17 гыйнварда сәгать 12дә «Ничек кредит алырга һәм бурычка батмаска?» темасына вебинар булачак, дәресне БР Милли банк бүлекчәсе икътисадчысы А. Каменева үткәрәчәк. Аны Чишмә район китапханәсендә (Чернышевский урамы, 13А), 30нчы поселок китапханәсе филиалында (Тынычлык урамы, 21), Әмин, Ар, Арслан, Горный, Енгалыш, Ярми, Ибраһим, Калмаш, Сафар, Иске Муса, Чишмә һәм Шөнгәккүл китапханәләрендә карарга мөмкин булачак.

14 февральдә сәгать 12дә «Кредит алырга телим. Кайсын сайларга (шул исәптән ваклап түләү карталары һәм сәүдә нокталарында бирелүче кредитлар турында)» темасына вебинар үткәрү планлаштырыла.

Бу вебинарларга үзенең финанс белемен арттырырга теләүче һәркем килә ала.
Читайте нас: