Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 17:51

Уфалы табибларны Гватемалага һәм Никарагуага чакыра

Уфа табибы Виктория Валикова Үзәк Америка илләрендә клиникалар төзергә ярдәм итә.

Күпләрнең Үзәк Америка илләрендә клиникалар төзергә ярдәм итүче Уфа табибы Виктория Валикова турында ишеткәне бардыр.

Бу кыз һәм волонтерлар командасы ярдәмендә Гватемалада дәвалау учреждениесе ачылды, җирле халык өчен мөһим булган бу вакыйга 2017 елның 24 февралендә булды.

Ирекмәннәр ирешелгән эштә туктап калмаска карар иткәннәр, күптән түгел «Җир читендәге клиника: Никарагуа» дип аталган яңа проект башланды.

– Дәвалана торган авырудан беркем дә үләргә тиеш түгел, – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсенә тропик илдә эшләүче табиб, һәм теләге булганнарның барысын да ярдәмгә чакырган.

Күптән түгел Виктория Гватемалада һәм Никарагуада эшләү өчен тәҗрибәле табиблар эзләвен хәбәр иткән иде, әле заявка бирү өчен иң кулай вакыт. Эшләү вакыты – ярты елдан бер елга кадәр, проектта катнашу өчен өстәмә чыгымнар таләп ителми, барлык чыгымнарны капларга вәгъдә итәләр. Мотлак шарт – медицина белеме булу, инглиз һәм испан телләрен белү.

Виктория җәмәгатьчелек башлангычында, ягъни бушлай эшләүне генә тәкъдим итә ала (ул үзе дә акчага эшләми: «Мин гади генә яшим, бушлай эшлим», дип язган ул). Бу турыда социаль челтәрләрдән тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

– Һәр кеше сәламәт булырга хокуклы. Тәненең нинди төстә булуы, нинди дин тотуы һәм янчыгында күпме акча булуы мөһим түгел. Аның ярдәмгә мохтаҗ булуы гына мөһим. Без Никарагуада клиника төзибез. Кешеләр полиэтилен пакетлардан ясалган торакларда яшәгән, ә балалар ачлыктан үлгән урында, – ди Интернеттан файдаланучыларга Виктория.

Виктория 2011 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, соңрак Антверпенда (Бельгия) Тропик медицина институтында «Тропик медицина һәм чикләнгән ресурслы илләрдә сәламәтлек сагын оештыру» белгечлеге буенча белем алган. Арытаба кыз Гватемалага юл тота, анда авыл җирлегендә яшәүче халыкка ярдәм итә: поликлиникалар һәм амбулаторияләр зур шәһәрләрдә генә бар, тик барып дәвалану мөмкинлеге юк. Аларга халык медицинасы белән дәваланырга һәм акушерлар ярдәменә исәп тотарга туры килә. Хәрби низаглар аркасында Викториягә берникадәр вакыт Гандураска күченеп яшәргә туры килә, ул шулай ук Гаитида ваба (холера) чирен бетерергә ярдәм итә.

Виктория Уфага әйләнеп кайткач, Карина Башарова белән бергә үсеш алучы илләрдә гуманитар медицина ярдәме күрсәтү буенча «Health & Help» коммерция булмаган бәйсез халыкара оешма проектын тормышка ашыра башлаган, ул әлегә кадәр уңышлы эшләп килә.
Читайте нас: