Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2018, 11:44

Онлайн-консультант хокуклар турында сөйләячәк

Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге сайтында гражданнарга аларның социаль ярдәм чараларына хокуклары турында консультация алу өчен тәгаенләнгән яңа интерактив сервис эшли.

Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге сайтында (http://calc.rcspn.mintrudrb.ru/adviser/Default.aspx) гражданнарга аларның социаль ярдәм чараларына хокуклары турында консультация алу өчен тәгаенләнгән яңа интерактив сервис эшли.

Онлайн-сервис гражданнарның социаль ярдәм чараларына хокуклары турында консультация алу өчен тәгаенләнгән, аның исәбенә социаль түләүнең 70 төре керә.

Электрон сервис эшенең тәртибе кулланучыдан сорашуга корылган. Социаль түләү тормыш хәленә, гаилә әгъзаларының яшенә, керем дәрәҗәсенә һәм ташлама алу хокукына карап билгеләнә.

Моннан тыш, гражданнарны һәм аларның гаилә әгъзаларын дәүләт ярдәме алуга хокуклары булган затлар исәбенә кертү өчен таләп ителгән шартлар үтәлмәсә, онлайн-консультант әлеге таләпләр турында мәгълүмат бирә. Мәсәлән, социаль түләүләр алу өчен гаиләнең эшкә сәләтле барлык әгъзаларының мәшгульлеге турындагы шартларны үтәү таләп ителгән очракта онлайн-консультанттан файдаланучы әлеге таләпләргә туры килмәгән гаилә әгъзалары булуы турында мәгълүмат ала.

Үзең турында хәбәр иткән барлык мәгълүмат аноним шартларда тикшерелә, бу шәхси мәгълүматларны саклауны гарантияли. Онлайн-консультант кешенең һәм аның гаилә әгъзаларының ташлама алучыларның кайсы категориясенә керүен билгели, адреслы социаль ярдәм алу хокукын билгеләү өчен гаиләнең яшь составына бәйле рәвештә яшәү минимумын исәпләп чыгара.

Сораулар һәм җаваплар тарихы саклана, ул экранның аскы өлешендә урнашкан, аның ярдәмендә алдан бирелгән сорауның җавабын янә табарга мөмкин.

Консультация нәтиҗәләре буенча, шулай ук социаль түләүләр турында тулы мәгълүмат алырга була. Мәгълүмат алу өчен тәкъдим ителгән социаль ярдәм турысында урнашкан «Подробнее» язуына күчәргә кирәк.

Уңайлы булсын өчен дәүләт хезмәтләренең төбәк порталына күчеп була, социаль түләүләрнең кирәкле төрен алу өчен шунда ук дәүләт хезмәтләре порталын ачу мөмкинлеге бирелә, шуңа күрә аны порталда кабаттан эзләү мөһимлеге юк.

Консультация алу өчен учреждение хезмәткәре катнашлыгы таләп ителми, бу аны тәүлек әйләнәсенә сезгә уңайлы булган теләсә кайсы вакытта файдалану, шулай ук гражданнарга хокуклары турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.
Читайте нас: