Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 12:32

Шәһәр мохите: йорт аллары һәм обелиск яңартылды

Төбәктә, шул исәптән Чишмә районында яшәү шартларын уңайлы итү өчен төрле проектлар тормышка ашырыла.Шуларның берсе – «Шәһәр мохите».

Эскәмиядә утырган әбиләр, барыннан да ешрак, нәрсә турында сөйләшә, яшьләр социаль челтәрләрдә нәрсә турында фикер алыша, урындагы власть органнарына нинди мөрәҗәгатьләр ешрак килә? Билгеле булуынча, бу төзекләндерү мәсьәләсе. Халыкның социаль челтәрләрдә нәрсә язуын күзәтүче «Инцидент» программасы күрсәтүенчә, шикаятьләрнең 30%ы нәкъ шул өлкәгә кагыла.

Шул ук вакытта, проблемалар булса, алар хәл ителә килә. Төбәктә, шул исәптән Чишмә районында яшәү шартларын уңайлы итү өчен төрле проектлар тормышка ашырыла.

Шуларның берсе – «Шәһәр мохите». Исегезгә төшерәбез, Рәсәйдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру программасы берничә ел эшли. Ул «Бердәм Рәсәй» партиясе башлангычында кабул ителде. Аның барышында Чишмә районында нәрсәләр эшләнүе турында – «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлеге секретаре Марат Байбурин белән интервьюда.

– Марат Тимерҗан улы, заманча шәһәр статусын күбесенчә төзекләндерү дәрәҗәсе һәм үсеш алган инженерлык инфраструктурасы билгели. Мегаполисларда, зур шәһәрләрдә генә түгел, ә кечкенә поселокларда һәм авылларда яшәүчеләр дә уңайлылык булуын тели…

– Һичшиксез. Нәкъ шуңа күрә «Шәһәр мохите» проектына төрле торак пунктлар җәлеп ителде. Мәсәлән, 2018 елда программа район үзәгендә генә түгел, шулай ук Шөнгәккүл, Алкин-2, Чишмә авылларында да тормышка ашырылды.

– Белүебезчә, эшләр федераль бюджеттан гына финансланмый.

– Объектларны әлеге проект буенча төзекләндерүгә һәм үзгәртеп коруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленгән акча кулланыла, шуннан тыш, анда халыкның катнашуы да күздә тотыла: үз мәнфәгатьләреңдә булган эшкә хәләл акчаңны бирсәң яисә көчеңне салсаң, ул күпкә кадерлерәк була – без шулай корылган инде.

– Төп игътибар нәрсәгә юнәлтелә?

– Бу йорт аллары территорияләрен, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерү.

– Логик сорау: нәрсәләр эшләнде һәм күпме акча тотылды?

– Югарыда әйтеп үтелгән өч авылда күп фатирлы йорт аллары төзекләндерелде. Шөнгәккүлдә – Шоссе урамындагы 1нче йорт алды. Эшләр өчен тотылган миллион сумга якын акчаның 830 меңе – федераль, 163 меңе республика бюджетыннан бүлен-гән, калган 48 мең сум акча халыктан җыелган. Алкин-2 авылында Үзәк урамдагы 5нче һәм 7нче йорт алдын һәм машиналар кую урынын төзекләндерүгә 2 млн сумнан күбрәк акча тотылган: якынча 1 млн 600 меңе – РФ бюджетыннан, 315е – БР бюджетыннан һәм якынча 95 мең сум халыктан җыелган. Чишмә авылында «Шәһәр мохите» федераль проектында Колхоз урамының 11нче йортында яшәүчеләр катнашты – 480 мең сум акча тотылды: якынча 380 меңе федераль, 75 меңе республика бюджетларыннан алынды һәм халыктан 30 мең сум акча җыелды.

– Шулай да эшләрнең иң зур күләме Чишмә поселогында башкарылды. Район гәзитендә бу турыда күп тапкыр язылды.

– Федераль проект барышында кабул ителгән «Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсенең заманча шәһәр мохитен булдыру» программасына 2018 елда күп фатирлы өч йорт кертелде. Йорт алларындагы юллар ремонтланды, машиналарны кую урыннары төзекләндерелде, эскәмияләр һәм чүп савытлары, балалар мәйданчыклары элементлары урнаштырылды. Күпме акча тотылуга килгәндә исә, Киров урамы, 3тә – якынча 1 млн 400 мең сум, Киров урамы, 7дә – 760 мең, Гыйззәтуллин урамы, 19да 1 млн 500 мең сумнан артык акча тотылган. Нәтиҗәдә йорт алларын төзекләндерүгә 6 млн 300 мең сумнан күбрәк акча тотылган, шулардан 340 меңе – милекчеләрнең үз акчасы. Программа гамәлдә булган ике ел эчендә 22,5 мең кеше яшәгән поселокта йорт аллары төзекләндерелгән якынча өч мең кеше, ягъни халыкның 12,5%ы әлеге проекттан файдаланды.

– Шулай ук әлеге программа буенча финанслау исәбенә 1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелиск капиталь ремонланды һәм аның тирә-ягы төзекләнде-релде. Бу турыда тулырак сөйләгез әле.

– Обелиск территориясе 2018 елның 18 мартында РФ Президентын сайлаган көнне рейтингта тавыш бирү юлы белән сайланды. Бу обелиск 2009 елда яңартып корылган иде. Аның кирпечтән эшләнгән нигезе җимерелә, гранит плитәсе коела башлаганга күрә капиталь ремонтлау таләп ителде. Шуңа күрә обелискны сүтәргә һәм яңа гранит плитә салганнан соң янәдән төзергә туры килде. Моннан тыш, янәшәдәге элементлар: гаубицалар, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Советлар Союзы Герое А. Гыйззәтуллин бюсты элекке хәленә кайтарылды; тротуарга 1000 квадрат метр мәйданда асфальт салынды, брусчатка җәелде. Эшләрнең гомуми бәясе 1 млн 924 мең сум тәшкил итте.

– Киләсе елга планнар белән уртаклашыгыз әле.

– 2019 елда Төзелеш урамындагы күп фатирлы 20А һәм 22А, Гыйззәтуллин урамындагы 17нче, Тракт урамындагы 6нчы йорт алларын, шулай ук Ленин паркын төзекләндерү планлаштырыла. Әлеге вакытта төзекләндерү проектлары тәмамланып килә. Арытаба бу проектларда күздә тотылган эшләрнең бәясе исәпләп чыгарылачак һәм аннан соң смета бәясенең дәүләт экспертизасы үткәреләчәк.
Читайте нас: