Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 11:54

Кемнәргә өстәмә акча тиеш?

Хөкүмәт авыл хуҗалыгында эшләгәннәрнең пенсиясенә акча өстәүне раслады, аңа аграр өлкәдә кимендә утыз ел эшләгәннәр һәм әлеге вакытта лаеклы ялга чыкканнар исәп тота ала.

Сүз ике төр пенсия: картлык һәм инвалидлык буенча страховка пенсияләре турында бара. Акчалата чагылышта ул – 1333,6 сум, ягъни билгеләнгән түләүдән 25 процент, киләсе елның гыйнварыннан ул 5334,2 сумга кадәр арта.

Исемлектә агросәнәгать өлкәсендәге 500дән артык һөнәр, төрле вазифалар бар. Мәсәлән, гади авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, ә совхоз директорлары, аларның урынбасарлары, колхоз рәисләре, цехлар һәм бригадалар җитәкчеләре дә пенсияләренә өстәмә алырга хокуклы. Әлеге исемлеккә хәтта катнаш белгечлек вәкилләре – мәсәлән, инженер-гидротехниклар, мелиораторлар, җирдән файдалануны тәртипкә салучылар һәм энергетиклар да кергән. Иң мөһиме – аларның эш урыны нәкъ авыл хуҗалыгы булырга тиеш.

Әйткәндәй, өстәмә түләү алу өчен гариза язу мөһим түгел, ягъни документлар җыеп Пенсия фондына килергә кирәкми. Әгәр пенсионерга киләсе елның 1 сентябренә кадәр исәп-хисап ясалмаса, әмма ул үзенең моңа хокукы бар, дип уйласа, кирәкле документларны алып 2019 елның 31 декабренә кадәр Рәсәй Пенсия фонды хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Стаж расланган очракта, ел башыннан бирле алынмаган сумма тулысынча түләнәчәк.

Кабул ителгән кагыйдәләргә ярашлы, пенсиягә «бонус» авыл җирлегендә даими яшәүчеләргә генә бирелергә тиеш. Гражданин авыл торак пунктында теркәлгән булса һәм бу аның пенсия эшендә чагылса, проблема юк, бу очракта яшәгән урынны раслау таләп ителми.

Гамәлдә яшәү урыны турында сүз барса, бу инде башка мәсьәлә – өстәмә акча алырга дәгъва итүчегә Пенсия фондының территориаль органына яки дәүләт хезмәтләренең күп функцияле үзәгенә гариза бирергә туры киләчәк. Шул ук вакытта пенсиясен үзе яшәгән урында почта аша (банк исәбенә түгел) алуны сайлаган пенсионер кайда яшәвен ел саен хәбәр итеп торудан азат ителә.

Кызганычка каршы, авылда эшләгән табибларга, укытучыларга һәм китапханәчеләргә түләү каралмаган, әмма аларның элеккечә башка төрле пенсия ташламасы – стажы бар, ул пенсия вакытыннан алдан тәгаенләнгәндә исәпкә алына.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап эшләмәүче барлык пенсионерларның да пенсияләре 7,05 процентка, яисә уртача алганда бер мең сумга артачак. Бу турыда Рәсәй Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов фонд идарәлегенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
Читайте нас: