Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 12:38

Ир-атларча сөйләшү һәм гаиләдә ата роле

Уфада Бөтенрәсәй Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе-ЭКСПОда «Гаилә дөньясы. Ана һәм бала» дип аталган V махсуслаштырылган күргәзмә-форум булып үтте.

Агымдагы елда гаиләдә ата роле дигән көнүзәк темага аеруча игътибар бирелде, күргәзмәдәге чараларның тулы комплексы шуңа багышланды. Мәсәлән, Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан РФ Президентының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле карамагындагы Җәмәгатьчелек советы рәисе, Рәсәйнең Әтиләр советы рәисе Андрей Коченов һәм РФ субъектлары вәкилләре катнашлыгында «Гаиләдә ата роле» темасына пленар утырыш оештырылды.

БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников билгеләвенчә, әти-әниләрнең балалары белән шөгыльләнү өчен еш кына вакытлары җитми. Республикада үткәрелгән тикшеренүләргә ярашлы, хатын-кызларның якынча 86 проценты һәм ирләрнең 82 проценты гаиләне яки эшне сайлау алдында кала.

Юрий Михайлович шулай ук актив рәвештә Әтиләр советы булдырырга чакырды. Әлеге вакытта алар 28 муниципалитетта гына бар. Андрей Коченов Әтиләр көнен октябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм итү турында федераль дәрәҗәдә карар кабул ителүен искә алды.

Салават шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Мостафина мәктәпләрдә ир-ат укытучыларны өстәмә льготалар исәбенә җәлеп итеп эшкә калдыру турындагы мәсьәлә өстендә эш алып барырга тәкъдим итте. БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Раил Әсәдуллин аның сүзләрен хуплады. Ул БДПУ карамагында гаилә һәм балачак институты ачылуын, аның мәктәпләргә һәм ата-аналарга ярдәмгә төрле методик программалар эшләү өчен яхшы ресурс булуын билгеләп үтте. Утырышта катнашучылар Рус православие чиркәве Уфа епархиясенең хәйриячелек һәм социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе Вячеслав Архангельскийның әтиләр өчен «Ана даны» медаленә охшаш бүләк булдыру тәкъдимен көчле алкышларга күмделәр. Психолог Евгения Лялина әтиләр мәктәбе ачу тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Гаиләдә ата роле турында «Ирләрчә сөйләшү» фикер алышу мәйданчыгында дәвам итте, аны көннең икенче яртысында БР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә оештырды.
Читайте нас: