Уфа Конгресс-холлы халык белән тулы иде. Бу көнне бирегә бер-берсенекенә охшаш киемле, һәрвакыт җитди йөзле депутатлар гына җыелмады. Төбәк Башлыгы Юлламасын тыңлау өчен төрле сыйныф вәкилләре чакырылды. Менә республиканың беренче президенты Мортаза Рәхимов, зал аны элекке вакытлардагы кебек басып алкышлады, икенче президент Рөстәм Хәмитов та биредә иде.
Беренче рәттә билгеле табиб һәм сәяхәтче Эрнст Мулдашев урын алган, менә биш бала тәрбияләүче гаилә, ә менә коралланган җинаятьчене ялгызы тоткарлаган ЮХИДИ хезмәткәре. Балкон тулысынча блогерларга бирелде – аннан селфи ясау уңайлырак.
Залда җыелган, телевизорлар һәм планшетлар экраннарына төбәлгән дүрт миллион халыкка бу көнне төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы нәрсәләр турында сөйләде соң?
Дәүләтнең мөһим бурычлары турында
Беренче минутларда ук республика түрәләрен Нью-Йоркның дөньяда иң уңышлы эшләүче элекке мэры Рудольф Джулианидан үрнәк алу бурычы куелды. Аның «ватык тәрәзәләр теориясе»
белән таныш булганнар иң катлаулы һәм ташландык муниципалитетта да, бик теләсәң, хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин икәнлеген белә. Мәсәлән, ул криминаль Гарлемны урта хәлле халык яшәүче дәрәҗәле район ясауга ирешкән. Әгәр дә йортыбыздагы бер генә «ватык тәрәзә»гә риза булып калсак, тиздән андагы барлык тәрәзәләр дә ватылачак, проблема хәл ителмәячәк.
– Балалар түбәсе ишелергә торган мәктәпләрдә укырга, кешеләр сәгатьләр буена поликлиникада, Күп функцияле үзәктә чират көтеп, ә кыш автобус тукталышларында туңып торырга тиеш түгел. XXI гасырда балаларыбызның мәктәпкә караңгыда йөрүенә битараф калырга ярамый.
Власть йортларда яктылык һәм җылылык белән тәэмин итәргә, аларга ремонт ясарга, юлларны кардан тазартырга, урамнарда, ихаталарда, подъездларда тазалык булдырырга тиеш. Кемгәдер боларның барысы да вак-төяк булып күренүе ихтимал. Көндәлек эштә бернинди дә каһарманлык юк, әмма республика халкы бездән, тәү чиратта, үзләре өчен мөһим булган нәкъ шул проблемаларны хәл итүне көтә, – диде Радий Хәбиров.
Социаль мәсьәләләргә Радий Хәбиров билгеләнгән вакытның нәкъ яртысын бүлде, бәлки күбрәк тә булгандыр. Бу ярты сәгать эчендә хөкүмәткә дистәгә якын яңа боерык бирелде. Мәсәлән, республикада яшәүчеләрнең барысы өчен дә балалар бакчасына түләүне компенсацияләүгә миллиард сум акча табарга, инвалид баланы карау буенча пособие күләмен арттырырга, мондый балалар тәрбияләгән гаиләләргә сабыйларын тернәкләндерү өчен, шул исәптән шәхси үзәкләргә дә, сертификатлар бирергә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә фатирга чыгымнарны түләү өчен акчаны 200 миллион сумга һәм балигъ булмаган биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә торак сатып алуга бүленгән акчаны ярты миллиард сумга кадәр арттыру ниятләнә.
Бу мәлдә гаять зур күләмдә эшләр башкарылырга тиешлеген уйлап, финанслар министрының йөзе үзгәргәндер, мөгаен.
– Көтеп ятмагыз, активлык күрсәтегез, кирәкле белгечләрне үзегез эзләгез, аларга социаль, көнкүреш мәсьәләләрдә ярдәм итегез. Нәрсә эшләсәгез дә эшләгез – тик алар сездә калсын. Бөтен тырышлыгыгыз якташларыгызның сәламәтлеге өчен рәхмәт булып әйләнеп кайтыр, – диде Радий Хәбиров төбәкләрдә табиблар җитмәүгә аңлатма биреп.
Арытаба чыгышын Радий Хәбиров «уңайлы мохит» темасына багышлады – барысын да ташлап туган яклардан китү турындагы уй булмасын өчен бар җирдә матур һәм уңайлы булырга тиеш.
– Халык белән кайда гына очрашсам да, аларны лаеклы эш булмавы, күп ирләрнең эш эзләп республикадан читкә китүе борчый. Безнең республика өчен бу иң мөһим сынауларның берсе, дип уйлыйм. Безгә лаеклы хезмәт хакы түләнгән эш урыннары кирәк. Өр-яңа производстволар ачачакбыз, – диде төбәк башлыгы.
Мәсәлән, авыл хуҗалыгын алыйк. Хәбиров фикеренчә, агросәнәгать комплексы икътисадыбызның иң алдынгы үсеш нокталарының берсе була ала.
– Без 350 млрд сум кулланабыз, иң яхшы очракта 170 миллиард сумлык, ягъни кулдан килгәннең яртысыннан азрагын җитештерәбез. Өстәвенә әзер азык-төлек түгел, ә чимал җитештерәбез, өстәмә бәядән алырга мөмкин булган керемне кулдан ычкындырабыз, – диде Хәбиров.
Арытаба төбәк башлыгы мәктәпләрне тәмамлаганнарның чирек өлешенең ел саен башка төбәкләрдәге югары уку йортларына укырга керүе турында искә төшерде. Аларны биредә калдыру өчен безнең университетлар Рәсәйнең әйдәүче вузлары дәрәҗәсендә булырга тиеш. Моның өчен хөкүмәт ел ахырына кадәр Технополис – республикада Фән һәм технологияләр йорты булдырырга, кайда һәм ничек заманча вузара кампус – зур тулай торак төзергә икәнлеген уйларга тиеш.
Йорт аллары мәсьәләсенә килгәндә исә, аларның якынча өч меңенә кичекмәстән ремонт таләп ителә. Башкортстан киләсе елда моның өчен тагын 3,5 миллиард сум, подъездларны ремонтлауга бер миллиард сум акча бүләчәк.
– Башка төбәкләрдә шундый программалар гамәлдә. Алты елда 26 меңнән күбрәк подъездны төзекләндерергә һәм бу проблеманы тулысынча хәл итәргә планлаштырабыз, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда – яңа девиз
Башкортстанда «Без яхшырак булдырабыз» дип язылган футболкалар сериясен беренче булып чыгарачак кеше яхшы табыш алачак. Төбәк башлыгы фикеренчә, нәкъ шул сүзләр күп елларга безнең девиз булырга тиеш. Башкача әйткәндә, «Башкортстанны «great again» ясыйк.