Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 19:30

Ак чыршыны күбрәк алалар

Чишмәдә ылыслы агач сатучылар шулай раслый

Район үзәгендә үткән ял көннәрендә үк чыршы базарлары эшли башлады, поселоктагы берничә сәүдә ноктасында дистәгә якын төрдәге һәмтөрле зурлыктагы ылыслы агачлар сатыла.

Яшел купшыкайларны район хакимияте янәшәсендә урнашкан машиналар тукталышында, район китапханәсе янында, шулай ук «Юбилейкада» һәм «Девяткада» (Ленин һәм Шоссе урамнары чатында) сатып алырга мөмкин.

Ассортиментта чыршылар, наратлар һәм ак чыршы (пихта) бар, сатучылар әйтүенчә, соңгы елларда ак чыршыга ихтыяҗ арткан. Ак чыршының бәясе дә кыйммәтрәк, биеклегенә карап бер агач өчен 700дән мең сумга кадәр, ә нарат белән гади чыршыга бәяләр 500 сумнан башлана. Әйткәндәй, узган елда ак чыршыны 500, нарат белән гади чыршыны 400 сумга сатып алырга мөмкин булган. Агачның бәясе аның биеклегенә бәйле, ассортиментта 30 сантиметрдан башлап 4 метрга җиткән агачлар бар.

– Быел агачларны Пермь өлкәсеннән алып кайттык, – диде сатучы Азат Мөслимов. – Узган ел аннан ак чыршы гына кайтардык, калган ылыслы агачлар үзебезнең төбәктән иде. Пермьдә агачлар арзанрак.

Азат Фәнит улы сүзләренә караганда, ул үзе күп еллар инде өендә бәйрәмгә ак чыршы куя. Быел чыршыны 8 декабрьдә үк бизәп куйганнар. Ә менә район үзәгендә яшәүче Мусиннар

әле генә метр ярымлы агач сайлап алдылар. Ләйсән белән Илнурның өйләнешүенә өч ел, быел алар ике яшьлек кызлары Диана өчен беренче тапкыр нарат бизәячәк. Ләйсән Мусина әйтүенчә, ак чыршы белән гади чыршының хуш исе нык булганга, нарат сайлаганнар, бәби көткән кешегә ылыс исе бик килешеп бетми.

– Чыршыга элү өчен уенчыклар да алдык, хәзер гаиләбез белән һәр елны чыршы бизәячәкбез, – диде Илнур Мусин.

Әйткәндәй, сатып алучылар арасында үткән елда ясалма чыршы куючылар да бар.

– Киселгән агачлар кызганыч, әмма пластмассадан эшләнгән агачның балачакны хәтерләткән хуш исе юк, һәм ул ел буе антресольдә тузан җыеп ята, – диде Ильвина Мөфәздалова.

Берәүләр бәясенә игътибар итсә, башкалары агачның төбеннән очына кадәр карап ала. Тәҗрибәле сатып алучылар ботаклары сыгылмалы чыршыны сайлап алырга киңәш бирә. Аның ылыслары саргылт түгел, ә сусыл яшел төстә булырга тиеш. Агачны уртаданрак тотыгыз да шык иттереп җиргә куегыз. Ылысы бик коелмаса курыкмыйча сатып алырга була.

– Әлегә халык күбесенчә карап, бәяләрне чагыштырып йөри, кайсын алыйм икән, наратнымы, чыршынымы, дип сайлый, – ди Азат Мөслимов. – Шуңа күрә әлегә барлык чыршы базарлары да эшләми, тиздән ныклап сату башланачак.

Сатучылар, узган ел белән чагыштырганда, быел ылыслы агачларның күбрәк сатылуын хәбәр итте. Моның нәрсәгә бәйле булуы билгесез. Әмма чыршыга акча туздырырга теләмичә балта алып урманга баручы гражданнар да табыла, ә ялкаураклары якындагы паркларга һәм скверларга юнәлә. Дуслык проспектында хулиганнар ел саен чыршыларның очын кисеп алып китә. Ылыслы агачны рөхсәтсез кискән өчен административ штраф түләү генә түгел, шулай ук җинаять җәзасы да яный. Әлеге вакытта республика территориясендә «Чыршы» операциясе бара, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Полиция хезмәткәрләре бәйрәм алдыннан урманчылар белән берлектә рейдларга чыга. Агачларны кисүгә рөхсәт алуны гына түгел, яшел купшыкайларны читтән кайтаруның законлы булуын да тикшерәләр. Көн саен юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү тора, алар йөк ташуга документлар һәм ылыслы агачларны сату-алу килешүе барлыгын тикшерә. Шуңа күрә чыршыларны законлы рәвештә ташучы кешеләргә агач кисү өчен бирелгән рөхсәт кәгазьләрен үзләре белән алырга онытмаска киңәш ителә.

– Агач рөхсәтсез киселгән булса, аның бер төп яки тулы йөк машинасы булуы мөһим түгел, закон бозучыны штраф көтә, – ди Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча бүлегенең икътисади хәвефсезлек һәм коррупция гамәлләренә каршы төркем оперуполномоченные Ранис Вәлишин. – Чыршыларны рөхсәтсез кискән, урман үсентеләренә зыян китергән, агачларны казып алган өчен 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20–40 мең сум, юридик затларга 200–300 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Шуннан тыш, кәүсәсенең диаметры 12 сантиметрга җитмәгән рөхсәтсез киселгән һәр агач исәбеннән матди зыян өчен түләргә туры киләчәк.


Әйткәндәй

Күпләр чыршы сайлаудан тыш, якыннарын һәм күршеләрен шатландыру өчен фейерверклар, салютлар һәм бенгаль утлары сатып алырга ашыга. Сишәмбе янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре чишмәлеләргә сатылучы пиротехник әйберләрнең никадәр хәвефсез булуын тикшерделәр.

– Фейерверкларны сәүдә рөхсәт ителгән урыннардан гына сатып алырга кирәк, – дип аңлатты Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дәүләкән районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү бүлегенең өлкән сорашып белүчесе Евгений Гончар. – Пиротехниканы киосклардан, базардан яисә танышларыгыз һәм күршеләрегездән сатып алганда сыйфатсыз һәм сертификатсыз товар сатып алу хәвефе бар, үзегезне һәм якыннарыгызны күркыныч астына куясыз.

Пиротехник әйберләрне түбәндәге урыннарда куллану тыела:

– бина һәм корылма эчләрендә, шулай ук йорт түбәләрендә, балконнарда һәм лоджияләрдә;

– шартлау һәм янгын чыгу хәвефе булган территорияләрдә, электр тапшырулар линияләре янында; мәдәни мирас объектлары, тыюлыклар һәм милли парклар территорияләрендә; яраклылык срогы чыккан, куллану буенча инструкциясе һәм сертификаты (тәңгәл килү турында декларация яки билге) булмаган әйберләрне кулланырга ярамый.

Рейд барышында пиротехника сату объектлары тикшерелде. Күзәтчелек органнары вәкилләрен, барыннан да элек, пиротехник продукция сертификатлары, төргәкләрнең бөтенлеге, сакланышы, объектта янгын сүндерү чаралары булу, шулай ук янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлеше кызыксындырды.

– Тикшерү барышында «Салют Чишмы» сәүдә үзәгендә кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Пиротехника сатучыларга янгын хәвефсезлеге чаралары һәм ут чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде, – диде Евгений Викторович.
Читайте нас: