Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2021, 15:17

Ут төртеп йөрүче тоткарланды

Җиңү паркында һәм аның янәшәсендәге агачлыкта коры үләнгә һәм ботакларга ут төртеп яндырып йөргән билгесез кеше янгын сүндерүчеләргә һәм полиция хезмәткәрләренә ике ел буена тынгылык бирмәде.

Ильхомжон Ачилов, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы

Быел яз айларында гына да районның гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәткәрләренә биредә якынча егерме тапкыр ут сүндерергә туры килде. Ниһаять, моңа нокта куелды бугай, ул кеше кулга алынды. Бу эштә битараф булмаган чишмәлеләр ярдәм итте.

Спорт белән шөгыльләнүче яшьләр иртәләрен Җиңү паркына йөгерергә чыга. Үлән яндырып йөрүче сәер кешегә алар игътибар иткән дә инде. Алар аңа болай эшләргә ярамаганлыгын, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре һәм республика территориясендә кертелгән гадәттән тыш хәлләр режимы һәм корылык турында аңлатып карарга тырышканнар, видеога төшергәннәр. Бу хәл 24 июльдә булган. Ә 26 июльдә ут төртеп йөргәндә ул тагын видеокамера объективына эләккән.

Видеоязма гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәткәргә, аннары поссоветка һәм полициягә җибәрелгән. Участок полицейские ут төртүченең кем булуын ачыклаган. Ул Стәрлетамактан Чишмәгә күченеп килгән 1952 елгы кеше булып чыккан.

Башта ул «Мин түгел» дип акланган, тик кире какмаслык дәлилләр китергәч, үз гаебен таныган. Ул парк буйлап йөргәндә ел саен яз башыннан коры үләннәрне һәм агач ботакларын яндырган, ягъни паркны чистартучы ролен үз өстенә алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге аннан ут төртү буенча сорау алды. Шуларның икесе, 24 һәм 26 июльдә кылынганы расланды, материаллар административ комиссиягә җибәрелде. Ут төртеп йөрүчегә штраф яный һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәгъвасы буенча аңа ут сүндергән вакытта махсус техника куллануга киткән чыгымнар өчен дә түләргә туры киләчәк.

Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: