Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Победа. Новости
29 октябрь 2023, 15:24

«Дикий» чакырулы сугышчыга – «Батырлык өчен» медале

Чишмә районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

«Дикий» чакырулы сугышчы бу елның апрелендә үз теләге белән киткән. Аңа 39 яшь, Чечня тарафларында армиядә булган. Өйләнгән, тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Якыннарына һәм туганнарына соңга кадәр хәрби операциягә китәргә карар итүен әйтмәгән.

Үзе билгеләп үтүенчә, ул ил мәнфәгатьләрен якларга баскан, чөнки ул вакытта бу аның өчен бердәнбер дөрес гамәл булган. Аның картәтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, абыйсы контракт буенча Чечняда хезмәт иткән.

«Тәҗрибәм бар. Алгы сызыкта тәэмин ителеш җитәрлек. Безгә тылдан психологик ярдәм булу мөһим. Без үзебезнең киләчәгебез өчен көрәшәбез. Егетләр белән анда һәркем тыныч яшәсен һәм курыкмасын өчен тырышабыз, якташлар үзләрен яклаучылар белән горурлансыннар иде. Без барыбер җиңәчәкбез!» дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

Якыннары аның ныклы холыклы, ышанычлы, әдәпле, бик аралашучан булуы турында сөйлиләр. Түземсезлек белән исән-сау кайтуын көтәләр.

«Дикий» чакырулы сугышчыга – «Батырлык өчен» медале
«Дикий» чакырулы сугышчыга – «Батырлык өчен» медале
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: