Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сөйгәннәребезне гомер буе көттек

Константин Симоновның «Көт мине һәм мин, барлык үлемнәргә үч итеп, кайтырмын!» дигән үлемсез шигырь юллары бар.

Безнең илдә сугышта хәбәрсез югалган ирләрен гомер буе тугры калып көткән тол хатыннар күп.

Үрге Тирмә авылында гомер кичерүче шундый алты хатын-кызны беләм: Оркыя Ибраева, Бибисара Мөслимова, Мәдинә Әблиева, Миңсылу Фәйзуллина, Гайнамал Ибраева, Вәспикамал Бикбулатова. Һәрберсенең үз язмыш тарихы бар. Берәүләре сугыш башланганда итәк тулы бала-чага белән калса, икенчеләре бала табарга да өлгермәгән. Ә менә Оркыя Ибраева, өлгерсә дә, сабыйсыз калган. Юк, баласы үлмәгән, тик…

Ул 1918 елда Үрге Тирмә авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугышка кадәр, 1941 елның гыйнварында, Благовар районының Былышлы авылыннан Фәрәхетдин Әминевка кияүгә чыга. Иренең әти-әнисе белән бергә яшиләр. Тик аларга парлап гомер кичерергә насыйп булмый, 12 майда ирен Алкинга хәрби җыеннарга алып китәләр. Тиздән сугыш башлана, Фәрәхетдин беренчеләрдән булып фронтка китә. Ул 1941 елның август урталарында хәбәрсез югала. Оркыяның кызы туа. Балам туды, дип өйдә утырып булмый, көннәр буена колхоз басуларында эшли. Көннәрдән беркөнне иренең әтисе белән әнисе «Син яшь әле, тагын кияүгә чыгарсың, балаң туар. Оныгыбызны бездә калдыр – улыбыз турында хатирә булыр», дип киленнәрен үз әти-әнисе янына, туган авылы Үрге Тирмәгә кайтарып җибәрәләр.

«Эштән кайткач баламны күрү өчен көн саен аларга барам (ә авыллар арасы сигез чакрым), бусага төбендә басып тора идем, кызымны алып китәсем килде. Тик каенанам бирмәде. Көндез авыр эштәмен: җир сөрәбез, чәчәбез, урман кисәбез. Бик арысам да йоклап китә алмыйм – мендәргә капланып, беркемне дә уятмас өчен тавыш чыгармый гына елыйм – кызымны кочаклыйсым, тәрбияләп үстерәсем килде», дип искә ала ул.

Әтисенә сугыш башланганда 59 яшь була, шуңа күрә тылда калдыралар. Ә менә олы абыйсы Хатыйп Совет-Финляндия, Бөек Ватан һәм Совет-Япон сугышларында катнашкан.

Әнисе 1942 елда вафат булган. Өч сеңлесе белән энесе ятим калган һәм Оркыяга алар өчен әни булырга туры килгән. Гомере буе колхозда: фермада, басуда эшләгән.

Миңсылу Фәйзуллина да Үрге Тирмә авылында 1915 елда дөньяга килгән. Сыйныфташы Миңнеәхмәт Фәйзуллинга кияүгә чыккан. Сугышка кадәр яшьләр Чиләбе өлкәсендә яшәгәннәр, шахтада эшләгәннәр. Сугыш башлангач Миңнеәхмәтне фронтка алалар һәм Миңсылу туган авылына кайтырга була. Кечкенә өч бала белән, дүртенчегә йөкле килеш ул солдатлар төялгән поездга утырып, көч-хәл белән туган авылына, әнисе белән сеңлесе янына кайтып җитә. Дүртенче баласы инде авылда туа. Беренче көннәрдән үк колхозда эшли. 1942 елда иренең Сталинград сугышында һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Ул гомерен балаларын тәрбияләүгә, сукыр апасын карауга багышлый.

Гайнамал Ибраева да сугышка кадәр ире Абдрахман Ибраев белән туган авылы Үрге Тирмәдән еракта, Урта Азиянең Керки шәһәрендә яши. Ирен армиягә алалар. Ике айдан соң хаты килә, ул анда: «Бәхил бул, безне фронтка озаталар. Исән булсам – кайтырмын», дип яза. Гайнамал 1941 елның сентябрендә туганнары янына кайтырга була. Ә иренә исән килеш кайтырга насыйп булмый, сугыш кырында ятып кала. «1910 елда туган Абдрахман Ибраев 1943 елның 24 маенда Смоленск шәһәре янында барган сугышта һәлак булды» дигән кайгылы хәбәр килсә дә, ышанмый. Ялгыш язганнардыр, кайтыр, дип гомер буе ирен көтә.

Мәдинә Әблиева динле гаиләдә туа. Авылдашына кияүгә чыга, өч бала таба. Тик сугыш барысын да бер мизгелдә җимереп ташлый. Ире фронтка китә һәм һәлак була.

Мәдинә Әблиева авылда хөрмәтле хатын-кызларның берсе була, хәтта атеизм хакимлек иткән һәм ислам кануннарын үтәгән өчен хөкемгә тарттырылган елларда да куркып калмаган, диненә дә, иренә дә тугры калган.

1911 елда туган Бибисара Мөслимова да ире Сәгыйдулланы сугышның беренче көннәрендә үк яу кырына озата. Үзе ике кечкенә кызы белән авылда торып кала. Күп тә үтми Харьков шәһәреннән иренең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә. Ә ул, бәлки исәндер, табылыр, дип өметләнеп һаман көтә. Ире, 1902 елда туган Сәгыйдулла Мөслимов, чыннан да табыла, 1942 елның 10 июлендә ул Харьков янында әсирлеккә эләгә һәм 1943 елның 17 июлендә Германиядә концентрацион лагерьда һәлак була. Хәтта каберенең саны да бар. Тик хатыны бу турыда белә алмый – 2001 елда, әлеге хәбәрне алганчы вафат була.

Ирләре сугышка киткән хатыннар көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, икмәк үстергәннәр, бәрәңге киптереп он ясаганнар, фронтка җибәрү өчен кич утырып оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Һәм һәрберсе, ул салып җибәргән әйберләр, һичшиксез, сөйгәненә – иренә, егетенә, ә бәлки әтисенә, улына, абыйсына барып җитәр, дип өметләнгәннәр.

Читайте нас: