Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Солдаттан соң милициягә эшкә килгән...

Фәрит Бикбулатовның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар

Үрге Тирмәдән сугышка киткән, бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер ветеран Фәрит Бикбулатов Түбән Кама шәһәрендә яши.

Фәрит Нуриәхмәт улы 1925 елда Чишмә районының Үрге Тирмә авылында дөньяга килә. Туган авылының башлангыч мәктәбендә, аннары дүртенче – сигезенче сыйныфларда күрше Сафар мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ташкент авиация заводы карамагындагы ФЗОга (фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә) җибәрелә. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ул шунда ишетә. Ел ярым укыганнан соң калайчы белгечлеге ала һәм аларны Ырынбур өлкәсендәге Бузулук шәһәренә Кызыл Армия архивы бинасы төзергә җибәрәләр (тылда калдырырга уйлыйлар, күрәсең). Алар урман кисеп, агач ташып төзелеш алып баралар.

1942 елның декабрендә ул армиягә – Бузулук шәһәрендәге 12нче округның снайперлар мәктәбенә алына. 1944 елда фронтка җибәрәләр.

Унтугыз яшьлек Фәрит Белоруссиягә, 236нчы укчылар дивизиясенең аерым зенит-пулемет ротасына килә.

1944 елның октябрендә Бикбулатовны Двинск шәһәренә Беренче Балтыйк буе фронтының кече лейтенантлар курсына җибәрәләр. Арытаба аның хәрби хезмәте «Максим» пулеметы станогы наводчигы сыйфатында уза. Фронт белән идарә итүче резерв составында хәрби операцияләрдә катнашып, ул Литва, Латвия, Көнчыгыш Пруссия аша уза. Аларның бүлекчәсе Кранц шәһәрчегендә туктала – Җиңү турындагы шатлыклы хәбәрне солдатлар биредә ишетәләр.

Яугирләрнең күбесе өйләренә кайтып китә, ә аны озакка сузылган солдат хезмәте көтә. Кече сержант исемендә ул Сталинабад (Дүшәнбе) шәһәренә 201нче укчылар дивизиясенең 122нче укчылар полкы взводы коман-диры ярдәмчесе вазифасына җибәрелә.

1952 елда хәрби хезмәте тәмамланганнан соң Бикбулатов милициядә эшли башлый. Арытаба аны СССР Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбенә укырга җибәрәләр. Киевта МВДның югары мәктәбен тәмамлау бәхете насыйп була.

1960 елда Фәрит Бикбулатов туган ягында, Белорет шәһәренең Эчке эшләр идарәлеге начальнигы итеп билгеләнә. Дүрт елдан соң аны Башкорт АССРның Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы итеп Уфага күчерәләр. 1968 елда төньякка күчәргә дигән тәкъдим килә.

Ямал-Ненец автономияле округ Бикбулатовның күз алдында үскән, дияргә мөмкин. 1970–1983 елларда ул Ямал-Ненец округында эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифасын үти.

1983 елдан Фәрит Нуриәхмәт улы «зур җир»гә кайтырга карар итә. Шулай итеп, аның хезмәт биографиясендә Татарстан АССРның Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Ведомстводан тыш сак идарәлеге начальнигы вазифасы барлыкка килә, анда ул лаеклы ялга киткәнче эшли. Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәренең хезмәт кенәгәсендә Совет Армиясе сафларында 10 ел һәм эчке эшләр органнарында 32 ел хезмәт иткәнлеге турында нибары ике язма бар.

Фәрит Нуриәхмәт улының авылдан китүенә 80 елга якын вакыт үтсә дә, туган ягында аны хәтерлиләр. Авыл аксакалы Әнвәр Галикәев «Аның әнисе Суфия апа мәктәп янында яшәде, хәзер ул җирдә кибет урнашкан. Фәрит абый минем апам Мәҗүдә белән бер сыйныфта укыды», – дип искә ала. Ул һәм башка авылдашлары аңа сәламәтлек һәм озын гомер тели, ә нәселләрендә озын гомерлеләр бар – аның абзыйсы Җиһангир Бикбулатов шундыйларның берсе. Авылда аны Янгир бабай, дип йөрткәннәр һәм ул йөз яшькә кадәр җиткән.

Читайте нас: