Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чишмә музее экспонатларны яңарта

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей елы якынлашу уңаеннан, Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музеенда тематик экспозицияләр залын яңарту эшләре бара.

Музей директоры Радик Әхмәдиев сүзләренә караганда, музейда әһәмияткә ия яңа экспонатлар куела, сугышта катнашучыларга багышланган стендлар яңартыла. Мәсәлән, музей хезмәткәрләре Чишмә районының фронтовик-язучылары турында стенд тәкъдим итә, Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар һәм югары дәүләт бүләкләренә ия булган ветераннар турындагы стендлар яңартылган. Күргәзмә залында шулай ук хәбәрсез югалган Чишмә солдаты Мәгәфур Камаевка багышланган почмак бар. Ә Пионерлар һәм укучылар йортының техник конструкторлаштыру бүлеге (җитәкчесе Ринат Рәхимов) музейга Дегтярев пулеметының төгәл макетын бүләк иткән. Моннан тыш, залда «сугыш балалары» һәм тыл хезмәткәрләре турында яңа витриналар урнаштырылачак.

– Бөек Җиңүгә 75 ел була, шуңа күрә музейда да бу дата алдыннан зур эш алып барыла, – диде Радик Рәшит улы.

Музей хезмәткәрләре шулай ук сугыш елларында хезмәткә Чишмә хәрби комиссариатыннан чакырылганнарның исәп карточкаларын булдыру буенча эш алып бара. Әйткәндәй, андыйлар 11575 кеше булган, хәзер музейның район архивында сканер аша үткәрелгән 649 карточка саклана.

– Шулай ук без «Җиңү-75!» республика музейара күргәзмә проекты өчен «214нче укчылар дивизиясенең сугышчан юлы» күргәзмәсен әзерлибез. Аның составына безнең район территориясендә оештырылган 776 һәм 780нче укчылар полклары кергән, – дип сөйләде экскурсовод Лилия Нуретдинова.

Радик Әхмәдиев сүзләренә караганда, күргәзмә апрель урталарында тәкъдим ителәчәк.

Читайте нас: