Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ветераннарда – кунакта

Шушы көннәрдә Чишмә районы хакимияте Башлыгы Флүр Уразмәтов һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев поселокта яшәүче Әкрам Абдулхаковның һәм Ришат Әкбәтовның, Арслан авылында гомер кичерүче Гаян Йосыповның өйләренә барып «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар.

Ветераннар һәм аларның балалары үзләренең тормышлары турында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар. Әкрам Абдулхаковның кызы Гүзәл Бикмөхәммәтованың сүзләренә караганда, әтиләре сугыш турында бик сөйләргә яратмаган, аның өчен бу ябык тема булган. Шулай да ачылып китеп сөйләгән вакытлары да булгалаган. Ул югары сыйныфта укыганда фронтка киткән. Юлда барганда алар утырган эшелонны бомбага тотканнар, бик күпләр сугышка керергә дә өлгермичә һәлак булганнар. Һөҗүм вакытында шултиклем арый идек, хәтта басып йоклаган чаклар да булды, дип сөйләгән ул. Авыр йөкләрне ат арбаларына төягәннәр, солдатлар аңа тотынып атлаганнар. Беренче барган кеше йокымсырап китеп сөрлексә, башкалар да аңа абынып бер-бер артлы егылганнар. Әкрам абый сугышларның берсендә яралана һәм контузия ала. Җирдә озак ятып кул-аякларын туңдыра. Ярый әле санитарлар табып ала. Операция өстәлендә уянып китә. Табиблар исән калсын өчен туңган аякларын кисәргә теләсәләр дә, операциядән баш тарта, гарип каласы килми. Бәхетенә күрә, организмы ныклы була, терелеп аякка баса.

Фронтовик Ришат Әкбәтов кунакларны үзе каршы алды. Балалары һәм оныклары, үзенең мавыгулары – рәсем төшерүе, фотоальбомнар ясавы турында сөйләде.

Гаян Йосыпов сугыш турында да, сугыштан соңгы елларда колхозда эшләве, үзенең рационализаторлык алымнары турында да искә алды.

– Әти империалистик сугышта катнашкан, ул мине кыю булырга өйрәтеп үстерде. Уфада туганнарыбыз бар иде, каникулларда аларга бара идем, төрле милләттәге балалар белән аралаштым. Рус телен яхшы белдем, бәлки шуңа күрәдер мине кече командирлар курсларына алдылар. Урал янындагы шәһәрчеккә эләктем. Безне тулы программа буенча әзерләделәр, «Өйрәнүе авыр булса да, сугышта җиңелрәк булыр» дип өйрәттеләр. Һәркөнне сугыш кирәк-яракларын күтәреп 30 чакрым арага йөгердек, ә ул якларда кыш та, җәй дә көчле җил исә. Сугышта расчет, отделение һәм взвод командиры булдым. Сугыштан соң танк училищесына җибәрергә теләделәр. Әмма мин хәрби карьерадан баш тарттым – өйгә кайтасым килде. Кире уйласаң, килерсең, диделәр. Командир белән аннан соң да хат алыштык. Ул миңа: «Нәрсә, кире уйламадыңмы, танкист булырга теләмисеңме, авылда бит ачлык һәм ялангычлыктыр?» дип язды. Ә мин аңа, хәзер минем үз танкым бар, колхозда тракторчы булып эшлим, дип җавап язып җибәрдем. Улымны да, үзебез тәрбияләп үстергән оныгыбызны да укыттым, – дип сөйләде Гаян Камалетдин улы.

Читайте нас: