Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күчмә күргәзмә әзерләнә

Чишмәдә Тарих-крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан күчмә күргәзмә әзерләнә.

Ул республикабыз территориясендә булдырылган 214нче укчылар дивизиясе тарихына һәм хроникасына багышланачак.

Чишмә районыннан 214нче укчылар дивизиясе составына Чишмә авылының 2нче мәктәбе бинасында урнашкан 776нчы һәм Сафарда урнашкан 780нче укчылар полкы кергән. Дивизия 1942–1945 елларда 645 торак пунктны азат иткән. Ә хәрби казанышлары өчен Кызыл Байрак, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнарына һәм «Кременчугский», «Александрийский» мактаулы исемнәренә лаек булган.

Әлеге вакытта күргәзмәне әзерләү эшләре бара, ә 15–20 майда ул музей экспонатлары арасында тәкъдим ителәчәк.

Музей шулай ук Иглин районының Тарих-крайны өйрәнү музее күргәзмәсе белән дә алышып торырга ниятли.

Читайте нас: