Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
4 август 2023, 11:43

Мин һәм минем башкорт токымлы атым

Район гәзитенең «ВКонтакте» төркемендә республика фестивале кысаларында үткәрелгән «Башкорт аты» фотоконкурсына йомгак ясалды.

Мин һәм минем башкорт токымлы атым
Мин һәм минем башкорт токымлы атым

Конкурсның беренче этабына чикләнгән вакыт бирелсә дә, редакциягә шактый күп фотолар килде.

Беренче катнашучыбыз Дания Гобәйдуллина булды. Аның фотоларын безгә Дурас авылыннан әнисе җибәрде.

Фотода Дания атта төшкән. Бу кадрлар махсус «Етегэн» фильмы өчен эшләнгән. Яшь актриса атлар ярата. Ул кечкенәдән үк сәхнәгә гашыйк. Танылган биюче, балетмейстер Хәлил Ишбердинда шөгыльләнгән.

Театр училищесын тәмамлаган, әлеге вакытта Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында эшли, кыска метражлы фильмнарда төшә.

«Башкорт аты» бәйгесен Тәпәреш җайдагы Айгөл Моратовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

«Безнең Айгөл бик елгыр, җитез, үзсүзле һәм максатчан кыз», – диләр аның турында якыннары. Ул һәрвакыт җанатарларның йөрәкләрен җилкетә. Аны тугры, көчле һәм нәфис, чыдам һәм оста булуы өчен яраталар. Сабантуйларда ат чабышларында аның өчен чын күңелдән җан аталар. Айгөл беркемне дә битараф калдырмый.

Әлбәй авылыннан Фәнзил Канзафаровның дусты – Магнат кушаматлы юртак белән төшкән фотосын «ВКонтакте» төркемендә 12 меңнән артык кеше караган һәм ул бик күп комментарийлар җыйган. Бәйге дәвамында бу иң зур нәтиҗә.

Фәнзилгә 16 яшь, ул Башкорт агросәнәгать колледжы студенты. Атларны бик ярата. Күп тапкыр сабантуйларда ат чабышларында катнашкан, призлы урыннар алган. Гаиләсенең һәм авылдашларының горурлыгы ул.

Илсөяр Богданованың тирән мәгънәле хаты тормыш кыйммәтләре турында тагын бер тапкыр уйланырга мәҗбүр итә.

– Минем өчен ат гади мал гына түгел. Тормышта ни генә булса да, күңелемне бушату, елап алу, шатлыгым белән уртаклашу өчен яраткан атым – Гесперидам янына киләм.

Аның янында җаныма тынычлык табам, җиңел булып китә. Яраткан атымның акыллы карашы мине тынычландыра, хәлләрне җайга салырга ярдәм итә. Ул минем өчен гадәти булмаган, романтик ышаныч символы.

Атларның күзләренә карарга яратам. Аларда үз чагылышыңны тулысынча күрергә мөмкин.

Ә бу фотосессия Уфа шәһәрендә узды. Атлар дөньяның сигезенче могҗизасы дип юкка гына әйтмиләр бит. Ә минем атым, Гесперидам – әниемнең якты истәлеге», дип күңел түрендәге серләре белән уртаклаша Илсөяр Богданова.

Арслан авылыннан ат сөюче Эльвина Рәхмәтуллина турында безгә аның картәнисе Флүзә Кәримова язган. Кыз атлар белән мавыга, җайдак булырга хыяллана. Фотограф Наил Мусин аның белән тематик фотосессия оештырган. Эльвина шулай ук гипстан сыннар ясау белән дә мавыга, аларга ихтыяҗ бар.

Ләйсән Солтанова-Кутлова әтисе Фәрит Солтанов турында язган:

«Ул беренче сыйныфтан ук колхозда атлар караган, аларга карата мәхәббәт шул вакытта ук барлыкка килгәндер, мөгаен. Әти Иске Ябалаклы авылында гомер кичерә, әлеге вакытта ике аты бар. Быел ул хәтта сабантуйда, бригадирлар ярышында катнашты. Бер аты картәтидән истәлек булып калды, икенчесен аңа иптәшкә алды. Әти гомере буе колхозда хезмәт куйды, хәзер Чишмә май экстракцияләү заводының Шөнгәккүл бүлекчәсендә шофер булып эшли. Аның атларга булган мәхәббәтен гомер буе күзәтәм, ул алар белән кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшә, тәрбияли, матурлыгына соклана! Ул шулай ук оныкларын һәм авыл балаларын да атка утыртып йөртә. Бәйрәмгә атлар төшкән картина бүләк иткәч, бик куанды!

Мин әтиемне бик яратам, аңа карап сокланам, горурланам һәм аның бу бәйгедә катнашуын бик телим! Кызыклы конкурслар өчен рәхмәт белдерәбез», – дип язган бәйгедә катнашучының кызы.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Айгөл Моратованың фотосы беренче урын яулады. Икенче урында – Фәрит Солтанов, ә өченче урында – Фәнзил Канзафаров.

Мин һәм минем башкорт токымлы атым
Мин һәм минем башкорт токымлы атым
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: