Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
8 гыйнвар 2023, 14:27

Җиңүчегә бүләккә – фейерверк

Яңа ел бәйрәме алдыннан дигән темага бәйге игълан ителгән иде.Анда уналты яшьлек студент Сергей Мартыненко җиңү яулады.

Җиңүчегә бүләккә – фейерверк
Җиңүчегә бүләккә – фейерверк

Ул безнең иганәчебез – «Пиротехник» кибетеннән 25 залплы фейерверк алды. Сезгә Сергей җибәргән салат рецептын тәкъдим иттәбез.
Рулет итеп төрелгән «Тун астындагы балык» салаты. Аның өчен шундый ризыклар кирәк булачак.
­1 тозлы сельдь балыгы, уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, ике кишер, 3–4 вак кызыл чөгендер, 3 йомырка (булмаса да ярый), ярты баш суган, 10 г яшел суган яки укроп, 150 г майонез, тәменчә тоз, шикәр комы һәм суганны маринадлау өчен 9% аш серкәсе.
Салатны ясау ысулы: чөгендер, кишер, бәрәңге, йомырканы яхшылап юып пешерәбез. Барысын да әрчибез һәм эре кыргычтан чыгарабыз. Аларны аерым тәлинкәләргә салабыз. Сельдь балыгын һәм суганны вак итеп турыйбыз, бер аш кашыгы көнбагыш мае салып, бутап куябыз. Арытаба салатны ясый башлыйбыз. Өстәлгә 30–40 сантиметр озынлыктагы азык пленкасы җәябез һәм шуның өстенә кат-кат итеп, майонез сылап эре кыргыч аша чыгарылган яшелчәләрне салабыз. Аннары барысын бергә рулет кебек итеп төреп, 4–6 сәгатькә суыткычка куябыз.

Җиңүчегә бүләккә – фейерверк
Җиңүчегә бүләккә – фейерверк
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: