Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
4 гыйнвар 2022, 10:03

Җиңүчеләр билгеләнде

Укучыларның кул эшләре һәркемнең күңеленә хуш килде

Җиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде

Район гәзите редакциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә борынгы чыршы уенчыклары, ретро-фотографияләр һәм яңа ел символы белән кул эшләре бәйгесе үткәрде.

Чишмә поселогында яшәүче гәзит укучыбыз Венера Бакиева редакциягә бик күп борынгы чыршы уенчыклары алып килде.

– Минем балачактагы уенчыкларым чишмәлеләрне һәм поселок кунакларын да сөендерсен әле, – диде пенсионер-педагог һәм аларны музейга бүләк итәргә булды. Бу уенчыклар музейда совет чоры стилендәге чыршыга эленде дә инде. Хәзер теләге булган һәркем анда барып Яңа ел темасына кызыклы экспозицияләр белән таныша ала.

Бәйгегә кечкенә дусларыбыз, кыска вакыт эчендә йомшак уенчыклар теккән «Фантазия» тегү технологияләре берләшмәсе укучылары да кушылды. Алар эченә синтепон тутырып, күз урынына төймә куеп,  буйларын фломастер белән сызып йомшак юлбарыс уенчыклары теккәннәр.

Балалар аны өйләреннән алып килгән төрле тукымалардан эшли. Йомшак уенчыклар бик матур килеп чыга! Гәзитнең «ВКонтакте»дагы төркеменә язылучылар да Дина Костина, Зарина Вәлиәхмәтова, Амилия Ибраһимова, Ульяна Никитина, Елизавета Семашкова, София Дубовик, Илина Фәтхуллина һәм Мәдинә Хәбибуллинаның эшләрен югары бәяләделәр.

Поселокта яшәүче Айгөл Каспранова һәм Зилә Ямалетдинова  амигуруми технологиясе буенча бәйләнгән эшләрен тәкъдим иттеләр.

Гүзәл Әхмәтгәрәева безгә үзенең балачакта төшкән фотосурәтләрен җибәрде. Ул картәнисен җылы сүзләр белән искә ала. «Яңа елга киемнәрне яраткан нәнәем тегә иде. Бәйрәмне шатланып көтә идек. Балачакка кайтып килү мөмкинлеге биргәнегез өчен сезгә рәхмәтлемен», – диде ул.

Поселокта яшәүче Лена Булатова да Яңа елга маскарад костюмнар тегү турында кызыклы язма җибәрде. «Ул вакытта яңа ел бәйрәменә костюмнарны үзебез тегеп кия идек. Улыма куян костюмы тегүнең бер кыенлыгы да булмады, ә менә кызым бәйрәмдә Мальвина булырга теләк белдергәч, зәңгәр күлмәк эзли башладык һәм тапмадык. Ул чорда кибетләрдә, хәзерге кебек, җаның теләгән әйбер тулып ятмый иде шул, шуңа күрә үзебез тегәргә уйладык. Тик күлмәк тегү өчен тукыма да табалмадык. Шуннан соң киң күңелле сеңлем үзенең тәрәзәсенә элгән зәңгәр челтәрне бирде...», – дип искә алды Лена Багдат кызы.

Венера Григорьева безгә бер үк күлмәк кигән ике кыз фотосын җибәргән. Иң кызыгы – бу кадрлар нәкъ 50 ел аерма белән ясалган.

1969 елда аңа бу күлмәкне әнисе Мәскәүдән алып кайткан. Ниндидер могҗиза белән ул сакланган (чемоданда яткан). Шул күлмәкне бераз үзгәртелгән вариантта киеп фотога төшкән икенче кызчык – аның оныгы Ульяна!

«Ерак 1972 елда Казахстанда Кар кызы булдым, костюмны бөтен гаилә бе-лән әзерләдек – катыргыдан таҗ ясадык, аны чыршы уенчыкларын ваткалап бизәдек, тапочкаларны ак марля белән урадык (чөнки ак аяк киеме табылмады), аны да пыяла чыршы уенчыгы кисәкләре белән матурладык... Бу минем иң истә калган бәйрәмем, ул көнне бик бәхетле идем», дип күңел түрендә сакланган хатирәләрен язып җибәргән Игнатовка авылыннан Наталья Денисенко.

Бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Пионерлар һәм укучылар йортының «Фантазия» тегү технологияләре бер-ләшмәсе укучылары җиңүчеләр дип танылды. Алар өчен 170 кеше (ягъни 35 процент) тавыш биргән.

Икенче урында – Зилә Ямалетдинова. Ул 110 тавыш җыйды. Өченче урында – Гүзәл Әхмәтгәрәева, аның өчен 64 кеше тавыш бирде.

Иң яшь катнашучыларга дипломнар, татлы бүләкләр тапшырылды, Тарих-крайны өйрәнү музее алар өчен чын бәйрәм оештырды. Өлкәннәр арасында иң күп тавыш җыючы Зилә Ямалетдиновага бүләк сыйфатында ярты елга «Родник плюс» гәзитенә язылу квитанциясе бирелә.

Җиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: