Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
28 ноябрь 2021, 10:46

Гүзәл Гайнуллина: Әни булу – бәхет ул!

Әниләр – дөньядагы иң якын кешеләребез көне елдан-ел популярлаша бара.

Гайнуллиннар гаиләсе: Гүзәл һәм Салават балалары Лиана, Гөлназ, Алсу белән
Гайнуллиннар гаиләсе: Гүзәл һәм Салават балалары Лиана, Гөлназ, Алсу белән

Ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Гәзит редакциясе бу көнгә багышлап «Суперәни» бәйгесе үткәрде. Узытамак авылыннан Гүзәл Гайнуллина 12 гүзәл зат арасында район күләмендә үткән бәйгедә җиңү яулады һәм безнең район вәкиле буларак республика этабында да катнашачак. 

Гүзәл кечкенәдән әни булырга хыялланган, гаиләсендә кимендә биш бала булачак, дип күз алдына китергән.

– Хәзерге заманда ике баланы аякка бастыру да авыр, ди иде әнием. Әйе, килешәм, балалар белән җиңел түгел, әмма алардан башка тормышның мәгънәсе юк. Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки яраткан кешем белән өч матур кыз бала үстерәбез, – диде ул. 

Гүзәл Салават районының Янгантау поселогыннан булган Салават Гайнуллин белән педагогия университетында белем алганда танышкан, анда ул Алкин-2 урта мәктәбен тәмамлаганнан соң укырга кергән.

– Без бер төркемдә укыдык. Беренче курста ук дуслаштык. Әлеге вакытта ул Башкорт дәүләт университетының тәэмин итү бүлегендә, Уфага йөреп эшли, – дип сөйләде Гүзәл Дамир кызы.

Ә үзе мәктәптә физика укыткан, әле өченче бала белән декрет ялында. Өйдә мәшәкатьләр җитәрлек: ашарга әзерлисе, юасыҗыясы бар... Балаларына күп вакыт бирә ул. Кечкенәсе Алсу белән алар җырлар өйрәнәләр, әкиятләр һәм шигырьләр укыйлар, рәсемнәр, кәгазьдән кисеп төрле әйберләр ясыйлар. Ә икенче сыйныфта укыган Лиананы инглиз теле һәм бию түгәрәкләренә йөртәләр. Сүз уңаеннан Лиананың бишлегә генә укуын әйтеп китик. Гөлназ да биюгә һәм мәктәпкәчә төркемгә йөри, анда укырга, язарга һәм санарга өйрәнә.

«Наш Башкортостан» берлегендә «Суперәни» бәйгесенең төбәк этабында тавыш бирү бара.

Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Финал этапта җиңүчеләр һәм призерлар акчалата бүләк алачак, тик эш анда түгел. Әйдәгез без дә бергәләп Гүзәл өчен тавыш бирик, чөнки бу бәйгедә ул үз исеменнән генә түгел, ә Чишмә районында яшәүче барлык кадерле һәм ягымлы әниләр исеменнән катнаша. Аның өчен безнең «ВКонтакте» төркемендә тавыш бирергә була (https://vk.com/rodnikplus).

8–21 ноябрьдә узган «Суперәни» бәйгесенең район этабында Чишмә районыннан 12 гүзәл зат катнашты.

Бәйгегә беренчеләрдән булып Ольга Чересова гариза җибәрде.

– Өйдә ямьле, уңайлы һәм җылы мохит булсын, дип тырышам, ирем белән бер ул һәм бер кыз тәрбиялибез, – дип язган ул.

Вәлия Шәйхетдинова – алты бала әнисе, хәзер инде оныкларының яраткан картәнисе. Резеда Блинникова биш балага гомер биргән, зур кызлары Ирина мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган, хәзер инде ул икенче курс студенты, Эвелина яхшы билгеләргә генә мәктәптә укый, Динә белән Камил балалар бакчасына йөри, кечкенә Дамирга күптән түгел җиде ай тулган. 

– Минем өчен әни булу – зур бәхет, ирем белән балаларны бик яратабыз һәм алар өчен кулдан килгәннең барсын да эшләргә тырышачакбыз, – ди Гөлшат Ганиева, алар Эмиль, Рамзан һәм Амалия исемле балалар үстерәләр. Тагын бер бәйгедә катнашучыбыз, күп балалы әни – Алинә Янгирова. Аның ике улы һәм кызы бар. Әлеге вакытта ул декрет ялында. Виктория, Анна, Анастасия исемле өч кыз әнисе булган Надежда Николаева өчен бәхет – ул барысы бергә җыелып, җылы гаилә кочагында чөкердәшеп, кухняда үзе пешергән пироглар белән чәй эчү.

– Һәр мизгелне хәтердә генә саклап калып булмый. Ай саен фотога төшерү гадәткә керде. Аларны кызыклы һәм гадәти булмаганча итәргә тырышам, – дип үз фикере белән уртаклашты ике малай әнисе Нурзилә Хәсәнова.

Элина Школьная өчен гаилә балачактан ук бик кадерле сүз, ул һәр баланың әти-әниле булып үсүен тели. Минем гаиләм – ул кадерле улларым Артем белән Максим, ирем Вадим һәм якыннарым, ди ул.

Рәмзилә Мәхмүтова – оста куллы хатын-кыз, аның искиткеч матур альбомнарын, открыткаларын районнан читтә дә беләләр. Алты яшьлек кызы Амалия дә аңардан үрнәк ала, ул беренче альбомын әнисенең туган көненә бүләк итәргә өлгергән дә инде. Рәмзилә Мәхмүтова башта балалар бакчасында эшләгән, күпләр аны социаль приют тәрбиячесе буларак та беләләр. Анда тәрбияләнүче күп балалар белән ул әле дә элемтәдә тора.

– Улым туу белән тормышым кискен үзгәрде, һәм мин моңа шатмын, – дип яза тагын бер бәйгечебез Алия Богданова.

Аида Гобәйдуллина кайчандыр эш буенча бөтен Башкортстанны әйләнеп чыккан кеше, хәзер ул икенче кызы белән декрет ялында. «Өйдә рәхәт, әмма хатын-кыз өчен дә эш тә мөһим», – дип саный ул.

Гүзәл Гайнуллина: Әни булу – бәхет ул!
Гүзәл Гайнуллина: Әни булу – бәхет ул!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: