Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
19 ноябрь 2021, 18:25

«Суперәни» бәйгесе үтә

21 ноябрьдә рус телендә нәшер ителгән «Родник плюс» гәзитенең «ВКонтакте» төркемендә «Суперәни» бәйгесендә җиңүченең исеме игълан ителәчәк. Төп призга унике гүзәл зат дәгъва итә. Әлегә өч кеше алда бара. Әбунәчеләрнең күбесе Гүзәл Гайнуллина өчен тавыш биргән. Ул тормыш иптәше Салават белән өч кыз тәрбияли. «Әни булу, балаңның үсүен күрү – зур бәхет!» – ди Гүзәл Гайнуллина. 

«Суперәни» бәйгесе үтә
«Суперәни» бәйгесе үтә

Конкурсант Рәмзилә Мәхмүтова аннан бераз калыша. Аның турындагы хатны кызы Амалия җибәргән. «Әниемнең кулыннан килмәгән эше юк – мине дә бөтен нәрсәгә өйрәтә», – дип язган ул. Тавыш бирү буенча алда баручылар арасында өченчесе – Элина Школьная. Аның фикеренчә, гаиләле кеше бәхетле, чөнки гаиләсе аңа көч бирә, җылылык һәм шатлык бүләк итә.

Вакыт бар әле, бәйгедә катнашучы гүзәл әниләребезнең һәркайсының җиңү яулап редакциядән төп приз – манты пешерү өчен савыт оту мөмкинлеге бар.

Тавыш бирү 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә инде 21 ноябрьдә гәзитнең «ВКонтакте» төркемендә бәйгенең район этабында җиңүче игълан ителәчәк. Чишмә районыннан суперәни республика буенча үтәчәк «Наш Башкортостан» берләшмәсендә тавыш бирүдә катнашачак.

«Суперәни» бәйгесе үтә
«Суперәни» бәйгесе үтә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: