Аның өчен тавыш бирүчеләрнең 36%ы (139 кеше) тавыш бирде.Чишмә поселогыннан Зөлфия Гарипова (24%, яки 92 кеше) – икенче, ә Караякуп авылыннан Фәнирә Карагулова (15%, яки 58 кеше) өченче урында.
Чишмә поселогында яшәүче Фәния Мөдәрисова, Чукраклыдан Гөлсылу Хәсәнова һәм Бәрсүәнбаштан Рәсимә Әсфәндиярова 4–6 урыннарны бүлештеләр.
Аларның барысын да котлыйбыз! Гәзитебезнең дусты Зөлфия Кучкарова җиңүчегә, шул исәптән бәйгедә катнашучыларга татлы призлар тапшырды. Ә 94 яшьлек Мәрьям Мансуровага төбәк бәйгесе-нең киләсе этабында уңышлар телибез.
Мәрьям әби Түбән Тирмә авылында яши, балалары, оныклары һәм туруннары горурланырлык лаеклы гомер кичерә. Әлеге вакытта авылның хөрмәткә лаек, мөхтәрәм өлкәннәренең берсе, ихтирамлы акъ-әбисе һәм тере тарихы.
Мәрьям Хәйретдин кызы 1927 елның 12 июлендә Түбән Тирмәдә туа. Әмма ул бәләкәй чакта гаиләләре Благовар районына күчеп китә. Алар яшәгән кечкенә Биек усак авылы куе урман эчендә урнашкан. Сугыш башлангач Мәрьямгә 14 яшь тула. «Сугыш вакытында без, үсмерләр, урман кистек. Җиңү көнен якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләдек, – дип искә ала шул елларны Мәрьям әби. 1948 елда Түбән Тирмә егете Шакирҗан Сабирҗан улына кияүгә чыккан.
Мансуровлар өч улларын – Шамил, Рамил һәм Камилне, кызлары Райләне тәрбияләп үстергәннәр. Аның бөтен гомере хезмәттә үткән, озак еллар «Победа» колхозында эшләгән. Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен 1982 елда БАССР Югары Советы Президиумының «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
Әлеге вакытта аның җиде оныгы, 12 туруны һәм бер оныгының улы бар. Мәрьям әби беркайчан да эшсез утырмый, икмәк сала, өстәленнән тәмле һәм хуш исле камыр ризыклары өзелми. Олы яшьтә булуына карамастан, әле дә якыннарын милли ризыклар белән сыйлый.
«Картәнинең чәк-чәгенә җитәме соң, бигрәк тәмле пешерә бит; ул уй-ниятләребезне алдан белеп торучы, акыллы һәм төпле киңәшләре белән һәрвакыт ярдәмгә килүче изге зат, зирәклек һәм тугрылык үрнәге», – диләр аның турында якыннары.