Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
25 сентябрь 2021, 12:05

Җиңүчеләр билгеләнде

Бәйгедә безнең район мәктәпләреннән 49 беренче сыйныф укучысы катнашты. Һичшиксез, аларның барысы да акыллы, шаян, матур һәм сәләтле. Әмма, икенче тур шартлары буенча алар арасында тавыш бирү үткәрелде.

Җиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде

Ар мәктәбе укучысы Назар Хандиев тәүге көннәрдә тавыш бирүчеләр саны буенча алда барды. Караякуп авылыннан беренче сыйныф укучысы Амира Карагулова атна дәвамында икенче урында торды. Ә өченче урынга берничә бала дәгъва итте.

Әмма соңгы мизгелдә Амира Карагулова алга чыкты – аның өчен 607 кеше тавыш бирде – бу барлык тавышларның 18%ын тәшкил итте. Шушы көннәрдә ул иганәчебез Гуля Гариповадан спорт костюмы алачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Ар мәктәбе укучысы Назар Хандиев 596 тавыш җыеп икенче урын алды.

Ә 1нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Азалия Атнагулова өчен 174 кеше тавыш бирде, шулай итеп ул өченче урынны алды.

Районыбызның барлык укучыларын яңа уку елы белән котлыйбыз! Сезгә шатлыклы һәм күңелле мәктәп тормышы, яхшы билгеләр, белемгә һәм яңа ачышларга омтылуыгызны телибез.

Җиңүчеләр билгеләнде
Җиңүчеләр билгеләнде
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: