– Алкин станциясендә бакчабыз да бар иде, хәзер исәнлек булмагач анда барып булмый, – диде Константин абый. – Шулай булса да тәрәзәм каршындагы бакчаны карарга тырышам – тормыш иптәшем чәчәкләр ярата иде, шуңа күрә аның истә-легенә ел саен чәчәкләр үстерәм. Ул утырткан чәчәкләрнең хәтта исемнәрен дә белмим.
Үз аягымда йөргәндә чүп үләннәр үстермәскә тырышырмын. Кухняга чәй эчәргә чыкканда да әлеге матурлыкка карап сокланам. Биредә тора башлагач та хатыным белән тәрәзә каршына сирень куаклары утырткан идек. Әмма берьеллык гөлләрне күбрәк яратам, чөнки алар озаграк чәчәк ата, һәм бу матурлык көзгә кадәр сөендерә.
Редакциядән. Үз бакчагыз турында зур булмаган мәкалә язып, кызыклы фотоларны да куеп, текст авторының исем-фамилиясен, үзегез яшәгән торак пункт атамасын күрсәтеп «для конкурса» тамгасы белән безнең электрон адреска: [email protected] яки «ВКонтакте»га: https://vk/com/rodnikplus яки «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.