Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
5 август 2021, 13:36

Чишмәдә элек типография булган...

Гәзиткә – 90 ел Бүген сезнең игътибарга типография директоры Гайбадулла Собханкулов, гәзитнең элекке мөхәррире Алексей Дерипаско һәм типография хезмәткәрләре төшкән фотоны тәкъдим итәбез. Әлеге фотода кемне дә булса таныйсызмы һәм ул кайсы елда төшерелгән? Җавапларыгызны безнең электрон почтага язып җибәрегез.

Чишмәдә элек типография булган...
Чишмәдә элек типография булган...

Интернет, телевидение һәм матбугат басмалары арасында көндәшлек зур булуга карамастан, гәзит-журналлар әле булса кешеләр тормышында зур роль уйный. Бигрәк тә район гәзите, чөнки аның ярдәмендә районда булган хәлләр, район халкы, таныш-белешләр турында мәгълүмат алырга, туган як турында мәкаләләр укырга мөмкин. Күпләрнең район гәзите белән бәйле хатирәләре бардыр, дип уйлыйбыз. Шул хатирәләрне безнең белән уртаклашуыгыз – беренче мәкаләгез, гәзиттә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында басылып чыккан язмалар, редакция һәм типография хезмәткәрләре турында язып җибәрүегезне сорыйбыз (элек гәзит Чишмә типографиясендә басылган, анда бик күп кеше эшләгән).

Ә бүген сезнең игътибарга типография директоры Гайбадулла Собханкулов, гәзитнең элекке мөхәррире Алексей Дерипаско һәм типография хезмәткәрләре төшкән фотоны тәкъдим итәбез. Әлеге фотода кемне дә булса таныйсызмы һәм ул кайсы елда төшерелгән? Җавапларыгызны безнең электрон почтага язып җибәрегез: [email protected] яки [email protected].

Чишмәдә элек типография булган...
Чишмәдә элек типография булган...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: