Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
29 июль 2021, 13:20

Буада ал төнбоеклар чәчәк ата

Район гәзитенә 1974 елдан бирле язылам, аны көтеп алам, яратып укыйм. Үзем дә элек типографиядә эшләдем, хәзер лаеклы ялдамын, Ярми авылында яшим.  

Буада ал төнбоеклар чәчәк ата
Буада ал төнбоеклар чәчәк ата

Рәхилә Галикәева

Мин дә сез игълан иткән «Яраткан бакчам» бәйгесендә катнашырга булдым. Чәчәкләрне бик яратам, аларның ниндие генә юк миндә. Үзем уйлап ясаган буада хәтта ал төнбоеклар да бар. Бакчамда шулай ук төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр дә үстерәм, аларның муллыгын күреп таныш-белешләр дә таң кала. Иртән торгач бакчама чыгып чәчәкләргә карап сокланам, аларның хуш исеннән баш әйләнә, кояш нурында чык тамчылары җемелди, бу матурлыкны күреп җанга рәхәт, яшиселәр килеп китә. Дөнья шундый матур!

Буада ал төнбоеклар чәчәк ата
Буада ал төнбоеклар чәчәк ата
Автор:
Читайте нас: