Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
25 июль 2021, 17:17

Кыш көне кайнатма һәм компот булачак

«Яраткан бакчам» бәйгесендә икенче катнашучы – Чишмә авылында яшәүче Саҗидә Махметова.

Кыш көне кайнатма һәм компот булачак
Кыш көне кайнатма һәм компот булачак

Ул чәчәкләр утырту өчен һәр мөмкинлекне куллана. Аның бакчасы тәҗрибә участогы кебек – һәр кәбестә янында, корткычларны куркыту өчен, йомырка кабыгы эленгән таяклар кадалган, помидор төпләренә үлән җәелгән. Аның сүзләренә караганда, быел мондый ысул бигрәк тә кирәк, ул яшелчәләрнең төбе кибүгә юл куймый, дым саклый.

Әлеге вакытта җиләк-җимеш чоры. Саҗидәнең бакчасында кура җиләге, ак, кызыл һәм кара карлыган, чия куаклары үсә. «Быел җимеш бик күп», – дип сөенә ул.

Кыш көне кайнатма һәм компот булачак
Кыш көне кайнатма һәм компот булачак
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: