Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
15 июнь 2021, 12:31

Роза апаның чәчәкләре

Поселокта яшәүче Роза Пряхина – гәзитебезнең «Яраткан бакчам» дип аталган бәйгесендә тәүге катнашучы. Аның Чишмә авылында бакчасы бар, шулай ук Ленин урамындагы йорты каршында да чәчәкләр үстерә.

– Кешеләрнең йорт яныннан үткәндә аларга сокланып каравы күңелемә хуш килә. Әлбәттә, аларны үстерүе җиңел түгел – башта туфрак ташыдым, чәчәк үсентеләрен өйдә үстерәм, күпьеллык чәчәкләр утыртасы килә. Кайвакыт күршеләрем үсентеләр һәм орлыклар тәкъдим итәләр. Быел чәчәкләремә көн саен су сибәм. Барысының да исемнәрен белмим, ошаганын утыртам. Күршеләр шундый матурлык булдыруым өчен рәхмәт әйтәләр, чәчәкләрне өзеп алучылар да бар, – дип сөйләде Роза апа.
Ул озак еллар кошчылык фабрикасында, аннары «Родничок» балалар бакчасында ишегалды себерүче булып эшләгән, анда да матурлык тудырырга ярдәм иткән – аның исеме дә җисеменә туры килеп тора бит.
Читайте нас: