Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
28 март 2021, 18:57

Йорт хайваннары турында

Гәзиттә бәйге дәвам итә. Хәзерге заманда күпләр өендә йорт хайваннары асрый. Һәркемдә диярлек эт, песи, ә кайчагында хайваннар дөньясының экзотик вәкилләре дә очрый. Хәтта ташбака, йомран, попугай асраучылар да бар. Аларга бәйле күпме мәзәк, дулкынландыргыч, ә кайчагында мистик хәлләр дә була. Кайвакыт хуҗалары мәчебез югалды дип чаң суга, ә ул ике-өч көннән соң берни дә булмаган кебек үзе кайтып керә. Этләр яки песиләр хәвефле хәлләрдә кешеләрне коткарган очраклар да ишетелә. Шулай ук дүрт аяклы дустың белән танышуга бәйле кызыклы вакыйгалар да бар. Хәтерегездә калган шундый кызыклы вакыйгалар булса, бу турыда безгә дә язып җибәрә аласыз.

«Чишмә»-«Родник плюс» гәзите битләрендә «Йорт хайваннары турында» дигән бәйге дәвам итә. Безгә дүрт аяклы дусларыгызның фотоларын һәм алар турында берәр кызыклы мәкалә язып җибәрегез һәм призлар уйнатуда катнашыгыз! Өч призлы урын уйнатылачак, ә нәтиҗәләр май аенда игълан ителә. Гәзитнең социаль челтәрдәге төркемнәрендә тавыш бирү үтәчәк.
Редакциядән. Йорт хайваны турында зур булмаган мәкалә язып, кызыклы фотоларны да куеп, текст авторының исем-фамилиясен, үзегез яшәгән торак пункт атамасын күрсәтеп «для конкурса» тамгасы белән безнең электрон адреска: [email protected] яки «ВКонтакте»га: https://vk/com/rodnikplus яки «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас: