Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
17 март 2021, 12:35

Песиләр дә кыяр ярата икән

Гәзит бәйгесенә

Рита Әминева, Чишмә поселогы
Йортта өй хайваннары яшәве һәрвакыт тынычландыра, шулай ук гаилә әгъзаларында уңай хисләр тудыра. Шул сәбәпле без дә диңгез дуңгызлары алдык.
Менә ике ел ярым инде безнең белән ике чибәребез – Рыжуля һәм аның дус кызы Булочка (аның таза булуы сәбәпле шундый кушамат бирдек) яши. Ә үткән елның апрелендә без шотланд токымлы өч атналык салынкы котлаклы песи баласы Робинны алдык. Рыжуля белән Булочка, әйткәндәй, әнисе кебек булды, ул алар белән уйнады, йоклады һәм ашады.
Бервакыт без аларга җитәрлек азык калдырып, кунакка киттек. Дуңгызларга ике озын кыяр салдык (аларны бик күп ашыйлар), мәчегә азык салынган ике савыт калдырдык, тыныч күңел белән ял итәргә киттек. Кич белән, әйләнеп кайткач, шундый күренешкә тап булдык: туп кебек булган мәче баласы бүлмәдән чыкты, ә менә дуңгызларның чәрелдәве әллә кайдан ук ишетелеп тора иде. Ния алар канәгать түгел? Читлеккә якын килдек һәм аларның ризыгы бетүен күрдек. Чамасыз күп ашаганнардыр, дип йокы бүлмәсенә мәче янына кердем. Һәм шунда ирексездән көлә башладым. Караватта мәче тешләре эзе калган яртылаш ашалган ике кыяр ята иде. Шул ук вакытта бу вакыйганың гаеплесе үз азыгын да тулысынча ашап беткән.
Хәзер бу хәлне көлеп искә алабыз, әмма озак вакытка киткәндә диңгез дуңгызларына кәбестә генә калдырабыз. Яисә бертуганымның кызын бездә торуын һәм мәче баласын каравын сорыйбыз.
Редакциядән. Йорт хайваны турында зур булмаган мәкалә язып, кызыклы фотоларны да куеп, текст авторының исем-фамилиясен, үзегез яшәгән торак пункт атамасын күрсәтеп «для конкурса» тамгасы белән безнең электрон адреска: [email protected] яки «ВКонтакте»га: https://vk/com/rodnikplus яки «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас: