Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
19 февраль 2021, 19:29

Подъезддагы песи баласы

Гәзит бәйгесенә

К. Моратов
Бу песи баласын безгә студент балалар, Уфада арендага алган фатирда яшәгәндә, алып кайтканнар иде.
Фатир хуҗасы Зоя апа подъезддагы песи балалагач, аны каядыр илтеп олактырган, ә бер песи баласы качып калган. Токымсыз песигә ни өчендер Марчеба дип аристократларча исем кушканнар. Тиздән студентларыбыз аннан туеп, озакка түгел, үзебезнең фатир булгач та алып китәчәкбез дип вәгъдә итеп песине безгә кайтардылар.
Хәзер без аны гади генә итеп Щепка (Марчебаны кыскартып) дип атыйбыз. Ул бик ялкау (кышын бигрәк тә), сайланып кына ашый – колбасаны иснәп тә карамый, балык, ит ярата, сөт эчә. Ә тагын да ул бик акыллы һәм хәйләкәр. Бервакыт зыян эшләгәч – өлге итеп ясап куйган тактаны тырнап, чыеп бетергәч, көннәр буе йокы симертүдән һәм кирәкмәгән җирне тырнап йөрүдән башка берни белмисең, дип бик каты тиргәгән идем. Минем бу сүзләрем аның бик нык хәтерен калдырган, күрәсең. Кич белән эштән кайтсам, болдырда өч үлгән тычкан ята – бу Щепка минем алдыма яхшы булып күренү өчен тарышкан: ул ялкау түгел, менә, кичке ашка табыш алып кайткан, һәм гомумән, тычканнар аның ярдәмендә генә күпләп үрчемиләр, янәсе. Һәм шунда ук яныма йөгереп килеп аягыма сырпалана башлады. Нәрсә эшлисең инде: суыткычтан тәм-том алып сыйларга туры килде, чөнки ул да безгә «деликатеслар» алып килгән бит. Белүебезчә, ул тычканнарны ашамый, аулый гына. Хәер, кем белә... Бу хәлдән соң башкача болдырга тычканнар китереп куйганы булмады.
Редакциядән. Йорт хайваны турында зур булмаган мәкалә язып, кызыклы фотоларны да куеп, текст авторының исем-фамилиясен, үзегез яшәгән торак пункт атамасын күрсәтеп «для конкурса» тамгасы белән безнең электрон адреска: [email protected] яки «ВКонтакте»га: https://vk/com/rodnikplus яки «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас: