Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
16 февраль 2021, 13:30

Тиктормас Рокси

Гәзит бәйгесенә

Рәмилә Вәлиева, Чишмә поселогы
Күптән түгел мин үземә иптәшкә ай ярымлык песи баласы алдым.
Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, дип дөрес әйтәләр.
Үзем рок-музыка яратканга күрә, аңа Америка гитаристы һәм әлеге жанрдагы композитор Райан Роксиның фамилиясен кушамат итәргә булдым.
Песи баласы томырылып, пыр тузып бер бүлмәдән икенче бүлмәгә чаба, иң яраткан шөгыле – тапочкаларны өстерәп алып китеп берәр кая яшереп кую, хуҗабикәсенең аягына тагылып сикергәләп бару һәм качышлы уйнау.
Ә бервакыт мин кулыма кайнар чәй ясалган чәшке тотып залга чыгып барганда, караңгы бүлмәдә утырган песи баласын күрмәгәнмен. Бүлмәгә килеп керүем булды, шуны гына көтеп торган диярсең, Рокси бәләкәй генә тырнакларын аягыма батырды, куркышымнан кайнар чәйне чак кына кулымнан төшереп җибәрмәдем.
Менә шундый ул минем песи баласы.
Редакциядән. Йорт хайваны турында зур булмаган мәкалә язып, кызыклы фотоларны да куеп, текст авторының исем-фамилиясен, үзегез яшәгән торак пункт атамасын күрсәтеп «для конкурса» тамгасы белән безнең электрон адреска: [email protected] яки «ВКонтакте»га: https://vk/com/rodnikplus яки «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас: