Әтиемнең исеме Константин Шульпин. Ул киң күңелле һәм көчле кеше. Миңа калса, ул бөтен нәрсәне дә эшли белә – ут та кертә, мунча да төзи, ашарга да пешерә, машина да төзәтә, җиһазлар да ясый. Өлкәннәр әйткәнчә, аның куллары алтын.
Әти рәсем төшерергә дә ярата. Аның картиналары йортыбызны бизәп тора. Бу эшкә аны беркем дә өйрәтмәгән, үзенең осталыгы бар. Мин дә аның кебек рәсем ясарга өйрәнергә телим. Быел без аның белән бергә тәрәзәгә рәсемнәр төшердек, бик матур килеп чыкты. Мин үз гаиләмне бик яратам.