Чишмэ
+27 °С
Облачно
Безнең бәйге
22 Декабря 2020, 10:33

Безнең әти – һәрьяклап үрнәк

Әти барсын да булдыра!

Без – Чишмә авылыннан Әфләтуновлар гаиләсе.
Әтиемнең исеме Фидан, ул тимер юлчы булып эшли. Миңа аның белән бик кызык. Әтинең балачактан ук мавыгулары күп, мәсәлән, кышын без аның белән чаңгыда шуабыз, тимераякта йөрибез. Ул ел саен поселокта узган «Рәсәйнең чаңгы юллары» ярышларында катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар ала. Мин аның белән горурланам! Ул энем Эрнестта да спортка мәхәббәт тәрбияли. Мин аңа бик рәхмәтлемен, ул безнең өчен һәрьяклап үрнәк булып тора!
Редакциядән. Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Безгә әтиләрнең балалары белән бергә нәрсә дә булса эшләгәндә төшкән кызыклы, креатив фотоларын һәм алар турында кыска гына мәкалә язып электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Бәйгедә катнашу өчен мәкаләләр 2020 елның 29 декабренә кадәр кабул ителә.
Читайте нас