Чишмэ
-6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
3 декабрь 2020, 12:45

Безнең әти – супергерой!

Әти барсын да булдыра!

Юлия Хәлиуллина
Әти кеше балаларын сәламәт яшәү рәвешенә генә түгел, ә бер-берсен хөрмәт итәргә, шул исәптән кыю, тырыш һәм сабыр булырга да өйрәтергә тиеш. Алкин-2 авылында яшәүче Зинур Хәлиуллин дашундый үрнәкле әтиләрнең берсе.
Ул улыбыз Әмир кечкенә чакта ук аны спорт белән шөгыльләндерә башлады, ә хәзер алар бернинди әзерлексез теләсә нинди акробатик номер күрсәтә алалар. Улыбыз Әмир белән кызыбыз Амелия даими рәвештә спортзалга йөриләр, анда көчләреннән килгәнчә шөгыльләнәләр, чыныгалар, Әмир гимнастика элементларын башкара, турникта күтәрелә. Өч айлык кечкенә Ясминә дә әтисе ярдәмендә әкренләп спорт белән шөгыльләнергә өйрәнә. Зинур балалар белән спорт мәйданчыгына чыкса, безнең урамдагы башка балалар да алар янына җыелышалар.
Безнең әтиебез – чын супергерой. Ул башкалар кебек смартфонда утырмый, ә 130 килограммлы штанга күтәреп спорт мастерлыгына кандидат исемен алу өчен норматив тапшырырга әзерләнә, телевизор карауга түгел, ә балалар белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә. Уеннар һәм сарыф ителгән вакыт мөһим түгел. Иң мөһиме – балалар үскәч әтиләренең аларга игътибар бирүен, аталарча хәстәрлек күрсәтүен һәм тормыш сабакларына өйрәтүен онытмау.
Редакциядән. Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Кыска гына мәкалә язып, фотолар белән бергә электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас