Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
28 ноябрь 2020, 18:25

Бергәләп сыерчык оясы төзиләр, машина төзәтәләр…

Әти барсын да булдыра!

Элина Школьных
Без – Чишмә поселогында яшәүче Школьныхлар гаиләсе. Гаиләбез дүрт кешедән тора: гаилә башлыгы – Вадим, тормыш иптәше – Элина, улларыбыз – Артем белән Максим.
Безнең гаиләдә һәркемнең хезмәте мөһим, шуңа күрә дә тату яшибез. Балаларыбыз безгә, бигрәк тә әтиләренә ярдәм итәргә яраталар. Малайлар аның белән бергә сыерчык оялары төзиләр, гипстан сыннар ясыйлар, аларны матур итеп буйыйлар, машина төзәтәләр. Алар бөтен эшне дә кулларыннан килгәнчә тырышып эшли. Чөнки, әтиләре фикеренчә, һәр эшне игътибар һәм җаваплылык белән яхшы итеп башкарырга кирәк.
Редакциядән. Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Кыска гына мәкалә язып, фотолар белән бергә электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас