Чишмэ
-25 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
22 ноябрь 2020, 13:17

Әти барсын да булдыра!

Гәзит бәйгесе

Гүзәл Балеева
«Әти барсын да булдыра!» – безнең бәйге, чөнки улларыбыз Фәнзил, Илгиз, Искәндәр, нәрсә дә булса ватылса: «Әни, борчылма, әти белән төзәтербез, ул барсын да булдыра!» – диләр.
Чыннан да, безнең әтиебез, Ар авылында яшәүче Илдар Балеевның кулыннан килмәгән эше юк, улларыбызны да үзе белгән бар эшкә: агачтан әйберләр ясарга, тәмле итеп ризык әзерләргә, тегү машинасында эшләргә, гөмбә җыеп тозларга өйрәтә. Алар техника белән дә мавыга, аны ремонтлап кына калмыйча, хуҗалыктагы эшләрне җиңеләйтү өчен иске мотоблоктан, мотоциклдан төрле техника да җыялар.
Редакциядән. Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Кыска гына мәкалә язып, фотолар белән бергә электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас