Чишмэ
+9 °С
Облачно
Безнең бәйге
19 Ноября 2020, 08:03

Уңган балыкчылар

Әти барсын да булдыра!

Добавить в предпочтительные источники Google
Ирина Бикбулатова
Тормыш иптәшем Ринат Бикбулатовның һәм улыбыз Артемның иң яраткан шөгыле – балык тоту.
Улыбыз өч яшеннән үк әтисенә ияреп балык тотарга йөри башлады, ә хәзер кечкенә балыкчыга алты яшь. Ирем буш вакытларында «Сунарчы һәм балыкчы» каналын караганда улыбыз белән бергәләп кайчан балыкка бару, нинди кармаклар алу турында сөйләшәләр. Ә табыш белән кайткан көннәрендә, балыкларын күрсәтеп, мине дә сөендерәләр. Әтиле-уллы Бикбулатовлар буш вакытларын менә шулай үткәрә!
Редакциядән. Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Безгә әтиләрнең балалары белән бергә нәрсә дә булса эшләгәндә төшкән кызыклы, креатив фотоларын һәм алар турында кыска гына мәкалә язып электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас