Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең бәйге
15 ноябрь 2020, 12:30
Безнең әти иң яхшысы!
Әти барсын да булдыра!
Без Келәш авылында яшибез, өч балабыз – Тимерлан һәм Ислам исемле алты һәм биш яшьлек улларыбыз, Амелия исемле кызыбыз бар, аңа әле бер генә яшь.
Тормыш иптәшем, Азат Арсланов, авыл Мәдәният йорты директоры булып эшли. Әти буларак, ул таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле дә кеше, улларыбызны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстерә – хуҗалыкта эшләгәндә һәрчак үзе белән йөртә. Малайлар урамга уйнарга да әтиләреннән сорап кына чыгалар. Зур улыбыз Тимерланны агачтан әйберләр ясарга өйрәтә, чөнки ул уенчыклар – пистолетлар, автоматлар, тракторлар эшләргә ярата (аның инде тулы бер коллекциясе бар). Икенче улыбыз белән әтиләре футбол уйный, ә инде барыбыз да яратып кына торган төпчегебез – әтисенең иркә кызы. Кичләрен ул балаларга китап укырга да вакыт таба.
Безнең өчен ул иң яхшы әти!
Редакциядән.
Гәзит укучыларыбызга «Әти барсын да булдыра!» бәйгесе дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Безгә әтиләрнең балалары белән бергә нәрсә дә булса эшләгәндә төшкән кызыклы, креатив фотоларын һәм алар турында кыска гына мәкалә язып электрон адреска: rodnikplus@gmail.com яки «ВКонтакте» төркеменә: https://vk/com/rodnikplus яисә «Одноклассники»га: https://ok.ru/gazetarodnikplus – җибәрегез.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"